58 яшьлек ирне этләр талап үтергән

Әстерхан өлкәсендә хуҗасыз этләр 58 яшьлек ир-атны талап үтергәннән соң җинаять эше кузгатылган, дип яза ТАСС РФ Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Фаҗига 26 гыйнвар көнне Кулаковка авылында була. Ир иртән гаражлар кооперативы яныннан эшкә барганда аңа бер төркем этләр ташлана. Зыян күрүче алынган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлә.

Җирле халык әйтүенчә, биредә хуҗасыз этләр очрау – гадәти күренеш. Фаразлар буенча, ир юлын кыскартырга теләп, гаражлар яныннан киткән булырга мөмкин. Аннан кеше аз йөрү сәбәпле, аны кычкырса да ишетмәгән булырга мөмкиннәр.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү