Биш яшьлек малайны үзләренең этләре талап үтергән

Этнең нинди токымлы булуы турында бернинди дә мәгълүмат юк.

Красноярскида йорт эте биш яшьлек малайны талап үтергән, дип яза РЕН ТВ. Җинаять эше кузгатылган.
Фаҗига шәһәр үзәгендә, бала үзе генә эт белән уйнап утырганда килеп чыккан. Эт кинәт кенә сабыйга ташланып, аның муенын, гәүдәсен, аяк-кулларын бик каты тешли башлаган. Малай шундук һәлак булган.
Эт сабыйның әти-әнисенеке булган. Әтисе бу вакытта өйдә нидер эшләп йөргән. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Дүрт аяклы дусның, дөресрәге, дошманның нинди токымлы булуы турында бернинди дә мәгълүмат юк.

Моңа кадәр Чаллының “Виктория” бакчачылык ширкәтендә ротвейлер токымлы эт бер ирнең аягы тиресен аерып төшергән. Хатыны әйтүенчә, эт хуҗасы ирне махсус талаткан.


Фикер өстәү