Кунакка килгән малайны дустының өч эте талап үтергән

Новгород өлкәсендә питбуль токымлы өч эт балага ташланган. Бу хакта җирле Тикшерү комитеты хәбәр итә.

9 яшьлек малай Парфино бистәсендәге дустына кунакка килә. Бу вакытта өлкәннәр өйдә булмаган, ә аларның өч этләре бер мизгелдә кунакка килгән балага ташланганнар.

Зыян күрүченең дусты этләрне туктатырга тырышып карый, тик  берни дә эшли алмый. Бу хәлдән соң ул ашыгыч ярдәм чакырган һәм дусты яныннан этләрне алып киткән. Алган җәрәхәтләрдән малай үлгән.

Тикшерүчеләр Россия җинаять кодексының 109нчы маддәсенең беренче өлеше буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү) җинаять эше кузгаткан.


Фикер өстәү