Казанда уллары һәм ирләре махсус операция зонасында булган хатын-кызларны бер табын артына җыйдылар

Ана догасы! Аның хәзер бик тә кирәк чагы. Улларын көтүче әниләр әнә шулай, ди. Ураза аеның соңгы көнендә якын кешеләре махсус хәрби операциядә булган хатын-кызларны, аларның балаларын җыеп ифтар мәҗлесе уздырдылар.

– Чын күңелдән укыган догалар кабул булмый калмас, илгә тынычлыкны бары тик гыйбадәт аша гына иңдереп була, – ди Лаеш районының Нармонка авылыннан килгән Розалия апа Кәримова. – Улым Илфат өйдән чыгып китүгә кулыбызга Коръән алдык. Улыма сентябрь аенда повестка килде. 12 ноябрьдә яу кырында иде ул. Ирем дә, киленем дә көн-төн намазда. Доганың никадәр көчле икәнен аңладык инде. Балам күп тапкырлар яралып, исән калды. Әле дә дәвалана. Алтынчы госпиталенә күчерделәр инде. Бик күп дусларын югалтты. Аның зыян күрмәгән җире юк. Аякка басар өчен күп тырышасы әле.

Илфат исән калсын дип догаларын күп укый алар. Розалия апа аналарның теләкләре кабул булганына ышанган. Алар төннәрен дә намаз укып чыкканнар. Рамазан ае буе киленнәре дә, ике оныгы да ураза тотканнар, тәравих намазларын калдырмаганнар.

– Мөселман кешенең башка кеше өчен сорап укыган догасы кабул булыр диләр бит. Бөтен егетләрнең исән сау кайтуын теләп торабыз. Нармонкадан гына да 24 егет китте! Мәдрәсәдә дә укып йөрим. Андагы барлык сабакташларым белән дога кылабыз. Улыма 42 яшь. Узган ел беренче мәртәбә ай буе ураза тоткан иде, әкренләп дингә килде. Ике улым бар минем. Бик акыллы булып үстеләр. Әтисе белән миңа син дип тә эндәшмәделәр. Хөрмәт итеп сез дип кенә торалар, – ди Розалия апа.

Казанда яшәүче Роза апа Абдуллинанының 65 яшьлек ире Раил өлешчә мобилизация башлануга үз теләге китеп бара. Ике кызы, хатыны да үгетләп карый. Барлык туганнары җыелып та, китмәвен сорыйлар. Тик Раил абыйның сүзе бер – китәм булгач китәм. Яшьләр барганчы, мин барыйм, ди ул.

– Ирем белән хәбәрләшеп торабыз. Кайчак берничә көнгә югалып та куя. Ул чакларны бик борчылам инде. Май аенда ялга кайтырмын дип тора. Аны белмәссең дә, кире дә уйларга мөмкин. Кайт инде дип тә карыйм, җиңмичә кайтмыйм, ди. Шундый кеше инде ул. Иле өчен гомерен бирә торган. Үлемнән дә курыкмыйм, яшәсен яшәдем инде, дип кенә әйтә. Миңа бик кыен. Өйдә ир кулы җитми. Элек кар да көрәтми иде. Быел үземә көрәк тотарга туры килде. Әле ярый, кары күп булмады. Аллаһы Тәгалә мине кызганды бугай, – ди Роза апа.

Илүзә Хәйбуллованың ире хәрби.

– Кияүгә чыкканда ук иремнең өйдә тормаячагын белдем. Моңа әзер идем. Әмма моның кадәр озакка китәр дип уйламадым да. Ике балабыз бар. Сагынабыз инде. Баштарак миңа бик кыен иде. Сабыр итәргә өйрәндем. Ирем әлегә ялга кайтты. Озакламый китәчәк. Егетләргә без бик кирәк дип кенә тора, – ди Илүзә. – Балалар да сабырлыкка өйрәнде. Мин еласам да, тизрәк юатырга тырышалар. Шуңа күрә алар янында моңаеп утырырга тырышмыйм. Күңелдә бер теләк – исән генә булсын!

Мәҗлескә килгән Казанның Кабан арты мәчете имамы Йосыф Дәүләтшин да, сүзен ана догасы белән башлады. Андагы егетләр белән үзе дә аралашып тора икән. Бер табиб танышы ай буе тәравих укыган. Үзенә кечкенә генә мәчет тә салып куйган, ди.

– Без үзебез дә егетләр өчен догада булырга тиешбез. Әти-әни догасының нинди икәнен аңлап бетерә алмыйбыз әле. Ул догаларның көче зур аның, – ди хәзрәт тә.

Мисал өчен бер гыйбрәтле хәлне искә төшерде.

– Бер ананың улы булган. Аны әсирлеккә алганнар. Кулларын, аякларын тимер чылбыр белән богаулап куялар. Бервакыт аны таш кисәргә җибәрәләр. Шунда аның аягындагы чылбыры ычкынып китә. Тимерчене чакыртып, яңадан ябыштыралар. Әз генә вакыт узуга, чылбыр тагын өзелә. Бик озак азапланганнан соң, читтәге сакчы егетне чакырып китерә дә, синең өйдә кемең калды дип сорый? “Әнием, ди егет. Мин аның бердәнбер баласы”. Шуннан соң ул, аның догасы саклап йөртә сине, ди. Һәм егетне каян алып килгәннәр, шунда илтеп куюларын сорый, — дип сөйли Йосыф Дәүләтшин.

Апас районының Багыш авылыннан килгән Гүзәл Зәйнуллина да улы өчен гел теләктә тора.

– Әлегә ялга кайтты. Сөенеп туя алмадым. Баламны болай озак күрми торганым юк иде. Үзе дә бик сагынган. Илфатыма 24 яшь кенә әле. Бер дә зарланмый. Бар да яхшы дип кенә тора. Без бармасак, Ватанны кем саклар дип кенә тора. Батыр итеп үстерә алганбыз, шуңа сөенәм – ди Гүзәл.

Илфат янына әтисе Марат та барып кайткалаган. Егетләргә күчтәнәчләр илтеп, улының нинди шартларда яшәгәнен күргәч, бераз тынычланган ул.

Кем белән генә сөйләшәсм дә, алар үзләрен Казандагы затлы бинага җыеп, кунак иткән оештыручыларга рәхмәтен елый-елый әйтәләр. Авыр чакта, үз хәсрәтләрен уртаклашкан өчен, якын итүләренә сөенәләр.

Россия мөселман хатын-кызлары союзы әгъзасы, Казанның Идел буе районы кураторы Илсөя Гәрәева намаз вакытында күңелгә рамазан ае беткәнче, ирләрен, улларын көтүче әти-әниләр, хатыннарын чакырып авыз ачтырсаң иде дигән теләк туды, ди. Әнә шуннан соң ул бу уен Россия мөселман хатын-кызлары союзы әгъзасы, Казанның Яңа Савин районы кураторы Нурия Шәрипҗановага җиткерә. Икәү уйга калалар. Ничек итеп җаен табарга соң?

– Ирем дә Аллаһы Тәгалә үзе җаен бирә диде. Уйламаганда хәйриячеләр дә табылды. Безгә кирәкле ресторан да нәкъ бүген буш иде. Бик сөенеп кунакларны чакырдык, – ди ул.

Нурия Шәрипҗанова белән икесе бу хакта Россия мөселман хатын-кызлары союзы җитәкчесе Наилә Җиһаншина җиткерәләр. Ул аларның изге эшләрен хуплап ала. Теләктәшлек белдерә.

– Солдат әти-әниләрен, хатыннарын, сабыйларын сөендерә алуыбызга бик шатбыз. Авыр чакта ялгыз түгел икәнлекләрен аңласыннар. Алар ничек борчылса, без дә егетләр өчен шулай кайгырып торабыз. Догаларыбыз кабул булыр, илгә тынычлык иңәр, – ди Нурия Шәрипҗанова.

Ифтарга килгән берәү дә бүләксез китмәде. Әтиләрен көтүче сабыйларга махсус күчтәнәчләр бар иде. Әтисе исән сау булсын дип намазга баскан малайга Коръән китабы да бүләк иттеләр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү