Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент аппараты хезмәткәрләре шәһәр өмәсендә катнашты

Бүген Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент аппараты хезмәткәрләре Казанның Ленин бакчасында язгы өмәгә чыктылар. Казанның иң матур паркларының берсе булган территорияне җыештыруда шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең, “Яшь гвардия” оешмасының төбәк бүлеге башкарма комитеты һәм Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе әгъзалары катнашты.

Шулай ук бүген Ленин бакчасында Татарстанның яшь гвардиячеләре “Георгий тасмасы” акциясен башлап җибәрделәр. “Акция Җиңү көненә кадәр барлык шәһәр һәм районнарда дәвам итәчәк, — дип сөйләде Марат Сәмигуллин. — Моннан тыш сишәмбе көнне республикадан шефлыкка алынган Татарстанга Лисичанск шәһәренә чираттагы гуманитар колонна старт алачак.

Аны бу юлы республиканың яшь гвардиячеләре дә озата барачак. Аларның Донбасста зур программа әзерләнгән, алар балалар өчен патриотик чараларның тулы бер сериясен үткәрергә планлаштыралар.

Бердәм эш нәтиҗәсендә Ленин бакчасыннан чүп-чар һәм коелган яфраклы дүрт «КАМАЗ» чыгарылган. Гомумшәһәр өмәсе бүген территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча ел саен үткәрелә торган ике айлык кысаларында уза. Казан мэриясендә хәбәр итүләренчә, быел җәмәгать урыннарын, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын, шулай ук сәнәгать предприятиеләре, гараж кооперативлары территорияләрен, сәүдә объектлары, автомобильләргә ягулык салу станцияләрен чистартуга аерым игътибар бирелә.


Фикер өстәү