Риман Гыйлемханов: Без – урыс мохите җимешләре

Беркөнне дуслардан, танышлардан нинди телдә уйлауларын сорашып чыктым. Кызык хәл: күбебезнең урысчасы да әллә ни түгел, хәтта такы-токырак дияргә була. Әмма еш кына урысча җөмлә төзибез дә, аннан шуны татарчага тәрҗемә итәбез икән. Бер телдә уйлау, икенче телдә сөйләү һәм язу галәмәтләрен үземдә дә күптән сизә идем. Юкса татар авылында туган, татар мәктәбендә, алай гына да түгел, Казан университетында да ана телендә белем алган кеше бит мин һәм гомер буе татар мохитендә яшим. Каян килгән миңа ике телдә фикер йөртү?! Ике яки берничә телне бертигез дәрәҗәдә камил белгән кешеләр бар инде ул. Мәсәлән, танылган язучы-публицист Рафаэль Мостафин шундый иде, урыны оҗмахта булсын. Урысча да, татарча да иркен сөйләште һәм иркен язды ул. Арагызда тагын шундый кем бар, кулыгызны күтәрегез! Бик юктыр шул, короче говоря, ике телне дә су кебек эчү бик ансат түгел. Примерга, Дәүсовет утырышларында чыгыш ясаучы кайбер депутатларны гына алыйк. Кайберләрен, урысча сөйләсәләр дә, татарчага күчсәләр дә, урыны-урыны белән аңлавы кыен. Әле хезмәттәшем Фәния Әхмәтҗанова әйтеп торды, моның бер танышы икетеллелеккә шулхәтле тирән кереп киткән, бер генә телдә, гомумән, сөйләшә алмый башлаган. Җөмләсенең яртысы урысча, яртысы татарча икән. Урысча әйткәндә, полная каша инде.

Күп тел белү, әлбәттә, зур байлык. Тик менә танылган татар шагыйрьләре, язучылары, журналистлары ни өчен кайчак «ике каен» арасында буталып калгалыйлар?

Үтә дә милли җанлы бер дустым, танылган шагыйрь: «Кайчак үзем дә шаккатам. Язып утырганда, кирәкле татар сүзе таба алмый аптырап калган чаклар була. Юкса телебез гаҗәп бай бит, әмма үз фикеремне төгәл җиткерердәй сүз таба алмыйм да урысчага күчеп алам», – дигән иде.

Бер кызык хәл искә төште әле: 2010 елда, Тукай эзләре буйлап, Казахстанга һәм Кытайга иҗади сәфәргә чыккан идек. Кытайда яшәүче татарларның урысча бер генә сүз дә кыстырмыйча сөйләүләренә шаккаткан идем мин. Как-так, мин әйтәм, без автоматически булса да берәр урыс сүзе әйтеп ычкындырабыз. Без аны сизми дә калабыз. Кытайда яшәүче татарлар нүжәли инде ана телебезгә шулкадәр мөкиббән, игътибарлы? Тел дигән зур байлыгыбызны чүпләмичә ничек шулай саклап яшиләр? Ә моның сере бик гади икән. «Урысча кыстырырга, без бит урыс телен белмибез, ә ана телебезне дин, гаилә һәм Тукай саклый», – диләр. Алар безнең кебек урыс мохитендә яшәми. Үзара сөйләшкәндә, аралашканда хәтта кытай сүзләрен дә кыстырмый икән. Вәт бит ничек, җәтмә тишек, балык төшә дә кала, диярсең.

Без: «Тел бетә, телебезне бетерәләр…» – дип каравыл кычкырабыз, ә телне куллану даирәсе тараюга үзебез үк юл куябыз. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың инде ул. Без – урыс мохите җимешләре. Гәрчә татар телен дәүләт статусы дәрәҗәсенә күтәргән закон кабул итсәк тә, ана телебезгә ихтыяҗ тудыра алмадык, закон алдында көчсез икәнлегебезне танып, рәхәтләнеп яши бирәбез. Урысча сөйләшкән кеше үзен акыллырак дип тә хис итә әле. Урысча әйткәндә, сами себя не уважаем. Вот так вот! А вы говорите «нет!» Еще как есть.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү