Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада: Муниципалитетларның республика тормышындагы роле бәяләп бетергесез

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Тантана «Корстон» (Казан) КСКК мәйданчыгында узды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль берәмлеге вәкилләрен һөнәри бәйрәм – Җирле үзидарә көне белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: республика тормышында муниципалитетларның роле бәяләп бетергесез. Муниципалитет — базис, нигез, диде ул.

«Җирле хакимият һәрвакыт идарә итү системасында кешеләр өчен иң якын һәм аңлаешлы звено булды һәм булып кала да, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Бөтен тормышыбыз шунда бара. Федераль хакимият тә, төбәк хакимияте дә — алар беренче чиратта сезгә мөрәҗәгать итәләр. Сез көнкүреш проблемаларын социаль үсешнең төрле юнәлешләрендә, торак-коммуналь хуҗалыкта, юл-транспорт һәм башка күп өлкәләрдә хәл итү өчен җаваплы».

Шул ук вакытта җирле хакимиятнең турыдан-туры җаваплылыгы зонасында шәһәрләрнең һәм районнарның, авыл җирлекләренең тотрыклы тормыш эшчәнлеген тәэмин итү, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын киләчәктә дә күтәрү, барлык социаль йөкләмәләрне үтәү, икътисадны алга таба үстерү өчен уңай шартлар тудыру, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре кала, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

«Бу бурычларны уңышлы тормышка ашыру өчен без илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашырабыз. Дәүләт дәрәҗәсендә социаль-икътисадый үсеш темпларын һәм гражданнарыбызның иминлек дәрәҗәсен саклау өчен барлык кирәкле чаралар күрелә. Әлбәттә, күп нәрсә җирле хакимият органнарының нәтиҗәле эшенә бәйле. Шуңа күрә без җирле үзидарәнең нәтиҗәлелегенә зур игътибар бирәбез», — дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетларына автомобильләргә сертификатлар тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов автомобильләрне үзе карап чыкты һәм аларның берсен йөретеп тә карады.

Чара концерт программасы белән тәмамланды.


Фикер өстәү