Нурлатта Ураза бәйрәме 700 кешене берләштергән

Яңа ел, туган көн, гашыйклар көннәрендә бәйрәм ясап, бүләк бирергә ияләшкән безнең халык. Әмма бу бәйрәмнәрне кеше үзе уйлап тапкан. Булсын! Бүләк бирү-начар эш түгел.

Әмма да мөселман халкы үзенең ике зур изге көннәрен онытмасын иде. Олуг Ураза һәм Корбан Гаете. Әлхәмдүлилләһ, дин көчәя барган чорда яшибез. Әлеге изге көннәрне бәйрәм итәбез. Мәчеткә барып, өйдә коймаклар белән генә сыйланып калмыйбыз, соңгы елларда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә мөселманнар өчен матур чаралар да әзерлиләр.

Нурлат шәһәрендә дин кардәшләребез җыелышып, балалар өчен Ураза Гаетенә багышланган бәйрәм уздырды. Шәһәрнең «Спорт паркы»на рөхсәтне хакимият бирсә, калган барлык чыгымнарны мөселман кардәшләр үз өстенә алып эш итә. Бәйрәмдә һәркемне тәмле плов, татлы мамык, чәй, тәм-томнар белән сыйладылар. Балалар рәхәтләнеп батутта сикерде, таганда атындылар, спорт белән шөгыльләнде. Уеннарда катнашып бүләкләр отты. Чарада 700 дән артык кеше катнашты. Араларында башка дин кешеләре дә бар иде. Бу бик сөендерә. Балалар кечкенәдән бер-берсен хөрмәт итеп, һәр динне зурлап үсә.

Дөресен генә әйткәндә, Нурлатта шуның кадәр мөселман яшидер дип күз алдына да китермәгән идем. Һәркайсы «Әссәләмәгалейкум» дип исәнләште. Елмаеп Ураза гаете белән котлады. Бәйрәм рухы чын-чынлап хөкем сөрде монда. Рәхәтләнеп ял иттек, күңел сөенде. Дәвамлы эш булсын иде. Дини тәрбия алган бала, юлдан тайпылмас,ИншаАллаһ. Искиткеч күркәм бәйрәм өчен мөселман кардәшләргә Аллаһының изге рәхмәте булсын!

Алсу Бильданова


Фикер өстәү