Мошенниклар акчалы эшкә урнаштыру сәбәбе белән кешеләрне алдый башлаган

Мошенниклар акча урлауның яңа ысулын уйлап тапкан: алар үзләрен кадрлар агентлыгы хезмәткәрләре буларак таныштырып, әйбәт хезмәт хакы белән өйдән торып эшләүне тәкъдим итә.

“Мегафон”ның керемнәрне югалту һәм мошенниклыкны кисәтү буенча директоры Сергей Хренов “РИА Новости” хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, кырыгалдарлар, имештер, эш белән таныштыру өчен Skype яки Zoom аша шалтыратырга тәкъдим итә. Шуннан соң алар хезмәт хакын күчерү өчен банк счетының “эшлиме-юкмы” икәнен тикшереп карауны тәкъдим итә. Шул ук вакытта кырыгалдарлар экранны күрсәтүне, банк кушымтасын ачуны һәм үзеңнең мобиль телефоныңа акча күчерүне сорый.

Акча күчкәч, мошенник эш тәкъдим итә. Ә акчаны мобиль телефоннан банк счетына “кире кайтару” өчен смс-хәбәр юллый. Җавап хәбәрендә акчаның күчүе раслана, әмма чынында акча аферистларга китә.
Белгеч мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта шундый ысул белән 10 мең сумга кадәр акча урлау очраклары күзәтелә.


Фикер өстәү