Мошенниклар ил халкының дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтларын урлый башлаган

Мошенниклар халыкны төп башына утыртуның яңа юлын уйлап тапкан. Алар дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтларны урлый башлаган.

Схема гади: мошенниклар ялган сайт булдыра да кәрәзле элемтә операторы исеменнән корбанына смс жибәрә. Аның оператор белән төзегән килешүенең вакыты чыга, озайтмаса, бу телефон номерыннан башка файдалана алмаячак, янәсе. Шушы сүзгә ышанган кеше, ялган сайтка кереп, анда үзе турында бар мәгьлуматны язса, дәүләт хезмәтләре порталына башка бөтенләй керә алмаячак.

Берничә элемтә операторы, мондый мошенник очраклары арту сәбәпле, махсус белдерү белән чыккан. «Телефон номерының яраклылык вакыты юк. Кеше аннан гомере буе файдалана ала. Оператор белән килешүне дә озатырга кирәкми», — диелә хәбәрдә.

Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтыңны югалту нәрсә белән куркыныч? 

1. Мошенниклар сезнең исемгә кредит рәсмиләштерә ала. Порталдан кредит алып булмый, билгеле. Ләкин андагы мәгълүмат ярдәмендә моны рәхәтләнеп эшләп була. Өстәвенә, күп кенә микрофинанс оешмаларында кредит рәсмиләштергәндә порталдагы аккаунтыңа кереп шәхесеңне раслау да житә.

2. Мошенниклар кешенең кайтарган салым вычетын үзләштерә ала. Мошенник корбаны исеменнән федераль салым хезмәте порталында теркәлә дә салым вычеты кайтаруга гариза калдыра. Акчаны күчерү урыны итеп үз исәп-хисап счетын күрсәтә.

3. Дәүләт хезмәтләре порталында сезнең кайда тууыгыз, яшәвегез, милкегез, керемегез турында да тулы мәгълүмат бар. Кырыкалдарлар моны да үз максатларында файдалана ала. Мисал өчен, алар туганнарыгызга шалтыратыпч сезнең исемнән акча сорый ала.

4. Мошенник сезнең аккаунттагы шәхси мәгълүматны башка мошенникка сата ала. Соңгы арада монысы да бик еш очрый торган күренешкә әйләнде.

 

Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтыңны мошенниклардан саклау өчен:

1. Аккаунтыгызга контроль сорау куегыз. Аның жавабын сез генә белергә тиеш. Парольне оныткан очракта, шул сүзне жыеп, аккаунтыгызга жиңел генә кереп булачак.

2. Порталдагы шәхси битегезгә электрон почта адресын да беркетегез. Аккаунтка кергән саен почтагызга хәбәр килә торган булсын.

3. Аккаунтка кергән саен телефонга смс-хәбәр килә торган итеп көйләсәгез дә яхшы. Ул очракта порталга шул смста күрсәтелгән кодны жыйгач кына кереп булачак.

4. Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре беркайчан да сезгә шалтыратмаячак, ниндидер шәхси мәгълүмат, кодлар сорамаячак.

Динә Гыйлажиева


Фикер өстәү