Кайбычтан 103 яшьлек сугыш ветераны Зиннәтулла Заһидуллин вафат

Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, Курск сугышында катнашкан Зиннәтулла Заһидуллин вафат. Бу хакта «ВТ» хәбәрчесенә Кайбыч районыннан хәбәр иттеләр. 

Бөек Ватан сугышы ветераны, Казан каймасы төзелешендә катнашкан, сугыш афәтләрен кичкән Зиннә­тулла Заһидуллинга быел августта 104 яшь туласы иде. Аның янында «ВТ» хәбәрчеләре дә еш кунак булды. Аны Кайбычта «Әлмәндәр карт»ка тиңлиләр иде.

— Районда мине яраталар, күз карасыдай саклыйлар, — дия иде Зиннәтулла абый. Соңгы көннәренә кадәр җор теллелеген югалтмады.

Ветеранның урыны оҗмахта булсын!


Фикер өстәү