Алексей Песошин Курск сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне уңаеннан мөрәҗәгать итте

Ел саен 23 августта Совет гаскәрләренең Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне (1943 ел) билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин халкыбызга мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

«Бөек Ватан сугышында Курск сугышы аерым урын алып тора. Ул 50 көн һәм төн дәвам итте һәм, Харьковны азат итеп, җиңү белән тәмамланды. Рәхимсезлеге һәм көрәштә ныклык күрсәтү ягыннан бу сугышның тиңе юк.

Бу – 80 ел элек Курск чыгынтысында нык торган һәм җиңә алган, совет халкының Җиңүенә нигез салган барлык кешеләрне искә алу көне. Курск янындагы бәрелеш Бөек Ватан сугышында кискен борылыш ясады.

Анда 250 меңнән артык совет хәрбиләре һәлак булды, аларның күбесе безнең ата-бабаларыбыз иде. Без аларның бәяләп бетергесез батырлыгын истә тотарга тиеш.

Совет солдатларының тәвәккәллеге бөтен дөньяны аларның батырлыгы алдында баш ияргә мәҗбүр итте. Утлы дугадагы сугышта катнашкан 100 меңнән артык совет сугышчысы батырлыклары, каһарманлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнде.

Бу сугыш һәм анда һәлак булганнар истәлегенә Россиядә Хәрби дан көне билгеләп үтелә, ә Курскида «Курск дугасы» Мемориаль комплексы төзелде.

Бу датага турыдан-туры мөнәсәбәте булган һәм бүген без шәхсән рәхмәт белдерә торган кешеләр инде бөтенләй аз калды.

Кадерле ветераннар, барыгызга да нык сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телибез һәм бу җиңүгә озын чакрымнар үтеп барып җиткән кешеләрне хәтерләрдә саклау өчен бөтен көчебезне куярга вәгъдә итәбез.

Һәлак булганнар турында якты хатирәләр онытылмас! Якын кешеләрен сугыш тартып алган ватандашларыбыз алдында түбәнчелек белән баш иябез!»

 

 

 


Фикер өстәү