«Җиңү диктанты» бөтенроссия акциясе 26 апрельдә уздырылачак

«Җиңү диктанты» бөтенроссия акциясе 26 апрельдә уздырыла. Быел инде алтынчы тапкыр оештырылачак ул.

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте хәбәренә караганда, чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тестлар узачак. Быел диктант биремнәре Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 80 ел тулуга, фронтовик язучылар юбилеена, шулай ук башка юбилей даталарына багышлана. Акциядә, яшькә бәйсез рәвештә, теләсә кем катнаша ала.

Диктант язу урыннары илнең барлык 89 төбәгендә, шулай ук 50 чит дәүләттә ачылачак. Сораулар 5 телгә: инглиз, француз, гарәп, кытай һәм испан телләренә тәрҗемә ителә. Мәскәүнең Поклон тавындагы Җиңү музее, гадәттәгечә, акциянең үзәк мәйданчыгына әйләнә.

Чараны оештыручылар диктантка әзерләнү өчен 8 округта ачык лекцияләр уздыруны күздә тота. Моннан тыш мультимедиа күргәзмәләр һәм цифрлы экскурсияләр оештырылачак. Порталдагы (Диктантпобеды.РФ) күнегү-тестлар да акциягә әзерләнергә ярдәм итәчәк.

Сүз уңаеннан, узган елда «Җиңү диктанты»н илебезнең 85 төбәгендә һәм 46 чит илдә барлыгы 1,9 миллионнан артыграк кеше язган.


Фикер өстәү