“Җиңү диктанты” Бөтенроссия акциясе 26 апрельдә уздырыла

“Җиңү диктанты” Бөтенроссия акциясе 26 апрельдә уздырыла. Акция инде алтынчы тапкыр үткәрелә, дип хәбәр итә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте.

Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тестлар Россиянең барлык почмакларында һәм чит илләрдә уздырылачак.

Быел диктант биремнәре Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 80 ел тулуга, фронтовик язучылар юбилеена, шулай ук башка юбилей даталарына багышлана.

“Җиңү диктанты” акциясендә, яшькә бәйсез рәвештә, теләсә кем катнаша ала.

Диктант язу өчен мәйданчыклар Россиянең барлык 89 төбәгендә, шулай ук 50 чит дәүләттә ачыла. Сораулар 5 телгә: инглиз, француз, гарәп, кытай һәм испан телләренә тәрҗемә ителәчәк. Мәскәүдә Поклон тавындагы Җиңү музее, гадәттәгечә, акциянең үзәк мәйданчыгына әйләнә.

Чараны оештыручылар диктантка әзерләнү өчен 8 федераль округта ачык лекцияләр уздыруны күздә тота. Моннан тыш мультимедиа күргәзмәләр һәм цифрлы экскурсияләр оештырылачак. Порталдагы (Диктантпобеды.РФ) күнегү-тестлар да акциягә әзерләнергә ярдәм итәчәк.

2023 елда “Җиңү диктанты”н илебезнең 85 төбәгендә һәм 46 чит илдә барлыгы 1,9 миллионнан артыграк кеше язган.


Фикер өстәү