«Туберкулез үлем-китем буенча икенче урында»: бу чирдән ахыргача дәвалап бетереп буламы?

Җитез, чыдам һәм мәкерле… Туберкулезны табиблар берничә сүз белән әнә шулай тасвирлый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Җир шарында ел саен 10 миллионлап кеше туберкулез йоктыра. Шуларның 1 миллионы – балалар. Туберкулез планетада үлем-китемгә китергән иң төп ун авыру рәтендә кала бирә.

Узган ел Татарстанда 881 кешегә туберкулез диагнозы куелган. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 9,5 процентка азрак. Шул рәвешле узган ел республикада 100 мең кешегә 22 туберкулез йоктыру очрагы туры килгән. Идел буе федераль округындагы саннардан 23 процентка азрак. Бу хакта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне алдыннан уздырылган матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Анна Алешина җиткерде.

Аның сүзләренә караганда, Спас, Яңа Чишмә һәм Югары Ослан районнарында туберкулез йоктыручылар саны республика күләмендәге уртача саннан 2,5 (!) тапкыр  күбрәк. Белгечләр яшерми: борынгы чирнең әле дә булса ныклап тамыр җәюенә алар үзләре дә шакката. Республика туберкулезга каршы көрәш диспансерының баш табиб урынбасары Наилә Газизуллина сүзләренә караганда, Мисырда табылган кеше сөякләрендә үк туберкулез эзләре ачыкланган булган.

– Туберкулез үлем-китемгә китергән авырулар исемлегендә коронавирустан соң икенче урында тора. Тормышыбызда ковид пәйда булмаган булса, туберкулез элеккечә үк кеше гомерләрен иң күп кырган мәкерле чир булып калыр иде, – ди табиб.

Мәкерле чир балаларны да аямый. Узган ел республикада аны 14 яше тулмаган 23 бала, 15–18 яшьлек 4 үсмер йоктырган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 18 процентка азрак.

– Кечерәк балаларда туберкулез бернинди билгеләрсез уза. Үсмерләр исә хәлсезлектән интегә, тиз арый, температурасы күтәрелә. Форсаттан файдаланып, баласын тикшертүгә каршы булган ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә. Манту яки диаскинтест – балада туберкулез барлыгын-юклыгын ачыкларга ярдәм итүче бердәнбер ысул. Уңай нәтиҗә бирсә, ата-ана баласының сәламәтлегенә тагын да игътибарлырак булырга, аны бер ай дәвамында фтизиатрга күрсәтеп торырга тиеш. Мондый тикшеренү узмаган бала белем бирү оешмасына кертелми, – ди Анна Алешина.

Республика туберкулезга каршы көрәш диспансеры баш табибының балалар сәламәтлеге буенча урынбасары Рәмзия Фатыйхова сүзләренчә, республикада ел саен өч меңләп бала туберкулез йоктыру куркынычы янаган кешеләр исемлегенә кертелә.

– Бу балалар гадәти тормыш алып бара. Әмма алар шул ук вакытта табиб язган профилактик дәвалау курсын да узарга тиеш була. Балалар туберкулезны, гадәттә, өлкәннәрдән йоктыра. Шул рәвешле вакытында флюорография узмыйча, үз сәламәтлегенә салкын караган өлкән кеше ныгырга өлгермәгән бала организмы өчен дә куркыныч тудыра, – ди табиб.

(акцент) Билгеле булганча, туберкулез – үпкәләрне зарарлаучы йогышлы чир. Ул авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә һава аша күчә. Туберкулез белән авырган кеше ел дәвамында 10–15 кешегә чир йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә чирне вакытында ачыкларга кирәк, дип кисәтә табиблар. Өстәвенә, ул бик чыдам. Әйтик, авыру кешенең төкерегендәге бактерияләр кипкәннән соң да ун ай дәвамында, ә караңгыда өч елга кадәр саклана. Алар авыруның киемендә, көндәлек кирәк-яраклары, китапларда да бик озак тора.

Белгечләр җиткергән саннардан аңлашылганча, бүген туберкулездан дәвалану курсы уртача 10 мең сумга төшә. Әмма соңгы елларда бу чирнең моңа кадәр кулланылган дәвалау ысулларына бирешми торган төрләре дә пәйда булган. Аларын дәвалау тагын да кыйммәткә төшә. Шуңа күрә чирне ничек тә булса алдан кисәтергә кирәк, ди табиблар.

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне якынлашкан көннәрдә Бөекбританиядә чирнең яңа штаммы ачыкланганлыгы билгеле булды. Белгечләр фикеренчә, ул тиз арада бөтен Европага таралырга мөмкин. Туберкулезның яңа штаммы моңа кадәр билгеле булган төрләреннән күпкә куркынычрак, аннан үлүчеләр саны да күбрәк булачак, дип фаразлый алар. Хәзерге вакытта туберкулезның яңа штаммын Бөекбританиядә яшәүчеләрнең дүрттән бере йоктырган инде. «Ул сулыш аша тарала. Туберкулезның яңа штаммы авыру кеше янында басып торсаң да, йога. Ул бернинди симптомнарсыз гына уза. Моңа кадәр әлеге чир ютәлләгәндә йога дип санала иде», – дип кисәтә эпидемиологлар.

Россия табиблары исә, безгә бу куркыныч янамый, дип тынычландыра. Үзәк фәнни тикшеренү институты җитәкчесе урынбасары Оксана Комиссарова «Парламентская газета» басмасына биргән интервьюда шулай дип белдергән.

– Күп кенә илләрдә, шул исәптән Бөекбританиядә туберкулезны алдан кисәтү системасы көйләнеп бетмәгән. Шуңа күрә алар яңа штаммга тизрәк бирешә дә. Россиядә исә бу эш җентекле рәвештә алып барыла. Шуңа күрә туберкулезның яңа штаммы безгә куркыныч тудырмый, – дигән ул.

Туберкулез турында 3 сорау

  1. Чирдән ахыргача дәвалап бетереп буламы?

– Туберкулездан ахыргача дәвалап бетереп булмый. Бу инфекция әнә шул ягы белән куркыныч та. Кеше ничек кенә ныгытып дәваланмасын, әлеге инфекция аның организмында гомерлеккә калачак.

  1. Дәвалану күпмегә сузыла?

– Дәвалану өчен ким дигәндә ярты ел вакыт кирәк. Аның җитдирәк төрләре вакытында ел ярым – ике елга кадәр үк сузылырга мөмкин.

  1. Дәвалануны ярты юлда өзсәң, ни була?

– Туберкулездан дәвалануны ярты юлда калдырсаң, чир яңадан әйләнеп кайтачак. Ул гына да түгел, чир тагын да азып, моңа кадәр эчелгән даруларга бирешми башлый. Аннан дәвалану да шулкадәр кыенрак булачак, озакка сузылачак.

 

 


Фикер өстәү