Сынатмасын йөрәгең. «Дарулар ярдәмендә чирне 50 процентка гына кисәтеп була»

Яңа үзәкләр төзелә, алдынгы технологияләр кулланыла, яңа дарулар уйлап табыла… Шуңа да карамастан, йөрәк-кан тамырлары авырулары үлемгә китергән иң төп авыруларның берсе булып кала бирә. Йөрәк сагында торган белгечләр әнә шулай дип көрсенә. Вазгыять уңай якка үзгәрсен өчен, һәркем сәламәтлеген, бигрәк тә йөрәген сакларга тиеш, ди алар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Җир шарында ел саен 17,9 млн кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вафат була. Татарстанда да үлем-китем очракларына китергән чирләр арасында яман шештән соң икенче урында тора ул. Әйтик, узган ел республикада теркәлгән үлем очракларының 7,9 проценты нәкъ менә йөрәк һәм кан тамырлары авырулары аркасында килеп чыккан.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким фикеренчә, чирне дәвалауга караганда, булдырмау хәерлерәк. «Дарулар ярдәмендә чирне 50 процентка гына кисәтеп була. Калганы дөрес тукланудан, кешенең ни дәрәҗәдә физик яктан актив булуыннан, тәмәке тарту кебек начар гадәтләрдән баш тартуыннан тора», – ди белгеч.

Йөрәк белән шаярырга ярамый. Аз гына хилафлык сиздеңме, шундук табибка күренергә кирәк. Зөлфия Ким сүзләренә караганда, күкрәк читлеге чәнчеп, сызлап торса һәм бу билгеләр көчәя генә барса, йөрәк күбәләк канат җилпегән кебек типсә, урыныннан күчкән кебек тоелса, физик эш башкарганда тын кысылса, аяклар шешсә, кеше кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы Диана Габделганиева фикеренчә, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын булдырмау өчен, диспансеризация узудан да яхшысы юк.

– Бүген республика халкының 60 проценты хастаханәгә – дәвалану, 40 проценты профилактика өчен килә. Чынлыкта бар да киресенчә булырга тиеш. Тагын бер ун елдан, вазгыять үзгәреп, халыкның 30–35 проценты дәва эзләп, 65–70 проценты профилактика өчен килсә иде, дип хыялланабыз.  Диспансеризация, иң беренче чиратта, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын ачыкларга ярдәм итә. Анда яман шеш, сулыш юлы авырулары да башлангыч чорда ачыклана. Шуңа күрә диспансеризацияне сау-сәламәт кеше уза торган үзенә күрә бер фильтр дип әйтеп була, – ди Татарстанның баш терапевты.

Бала йөрәге дә саклауга мохтаҗ. Рәсми саннардан күренгәнчә, Татарстанда һәр 20–25 баланың берсе йөрәк-кан тамырлары системасындагы кимчелекләр белән туа. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Әниләр һәм балалар бүлеге җитәкчесе Елена Игнашина сүзләренә караганда, республикада балаларда йөрәк авыруларын кисәтү юнәлешендә дә бик зур эш алып барыла.

– Бездә «мөмкинлекләр тәрәзәсе» дигән төшенчә бар. Ул бала ана карынында булган чактан башлап аңа бер яшь тулганчы булган чорны үз эченә ала. Менә шушы вакыт аралыгында без балага дөрес диагноз куеп өлгерергә тиеш. Шуңа күрә йөклелекнең 13 нче атнасыннан башлап хатын-кыз даими рәвештә табибта тикшеренү уза башлый. Аңа УЗИ ясала, кан анализы алына. Шундый ук скрининг йөклелек дәвамында тагын ике тапкыр ясала. Әлеге тикшерү баладагы күп кенә авыруларны, шул исәптән йөрәк авыруларын да башлангыч чорда ачыкларга ярдәм итә, – ди белгеч. – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен Җир йөзендә дөньяга аваз салган һәр 100000 баланың берсе «йөрәк клапаннарының зәгыйфьлеге» диагнозы белән туа. Бу чир исә балалар арасында үлемгә китергән иң төп йөрәк чирләре арасында икенче урында тора. Вакытында күреп калып, операция ясасаң, бала киләчәктә сау-сәламәт яшьтәшләре кебек үк тулы канлы тормыш алып барачак.

Елена Игнашина сүзләренә караганда, соңгы ун елда балаларның йөрәгенә ясалган операцияләр саны ун тапкыр арткан. Шул ук вакытта «йөрәк клапаннарының зәгыйфьлеге» диагнозы куелган балалар арасында үлем-китеп очраклары да кимегән.

– Бу юнәлештә безнең Татарстанда тормышка ашырылган казанышлар нәтиҗәсе бу. Хәзерге вакытта бездә сабыйларга бала тудыру йортында ук электрокардиография, неонаталь скрининг ясала. Алар бик күп йөрәк, үпкә авыруларын бала тудыру йортында чакта ук ачыкларга ярдәм итте. Йөкле хатын-кызларга ясалган кардиологик скрининг та балалардагы йөрәк авыруларын булдырмый калырга ярдәм итә, – ди белгеч.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: https://tmn.aif.ru/


Фикер өстәү