Иртәгене бүген уйлыйсы. Социаль пакеттан баш тартмаска 4 сәбәп

Гомерең булса, социаль пакеттан баш тартма икән! Алабугада яшәүче Фәния Валиуллина шулай ди. Узган ел бу мөмкинлектән баш тартып, акчалата компенсацияне сайлаган булган ул. Әмма диспансеризация узганда табиблар аңа аяктан егарлык хәбәр җиткерә. Болай да җитди чирдән интеккән Фәния апаның күкрәгендә икенче дәрәҗәдәге яман шеш барлыгы ачыклана.

– Җитди күз авыруыннан интегәм. 2 нче группа инвалидлыгым да бар. Күзгә бик көчле дарулар салам. Шуларны алганда аз булса да ярдәме булыр дип, социаль пакет урынына, акчалата компенсацияне сайлаган идем. Узган ел тагын бер җитди чир таптылар. Шунда социаль пакетны сайлыйсы калган икән дип бик нык үкендем. Быел, Алла боерса, бернигә карамый шуны сайлаячакмын, – ди Фәния апа.

Сәламәтлек сагында торган белгечләр дә социаль пакеттан баш тартыр алдыннан жиде кат уйлап, бер кат кисәргә киңәш итә. Отам дип, икеләтә оттыруың ихтимал, дип кисәтә алар.

Билгеле булганча, федераль ташламалардан файдаланучылар (сугыш һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, барлык төркем инвалидлар, Ленинград блокадасы корбаннары) социаль пакет алырга хокуклы. Ул бушлай дарулар белән тәэмин итүне күздә тота. Аннан баш тартучылар исә 1300 сумлык акчалата компенсацияне сайлый ала. Кызганыч, бүген соңгылары күпкә күбрәк, дип көрсенә белгечләр.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сүзләренә караганда, республикада ташламалардан файдаланучыларның 61 проценты социаль пакеттан баш тарткан. Аларның күбесе Кукмара, Яшел Үзән, Бөгелмә, Баулы, Чүпрәле районнарында яши. Бер ел эчендә Татарстанда социаль пакеттан баш тартучылар саны 1,5 процентка кимегән.

– Кешедә катлаулы һәм дәвалау бик кыйммәткә төшә торган чир табылса, бу аның үзе өчен генә түгел, бөтен гаиләсе өчен зур сынауга әверелә. Социаль пакеттан баш тарткан булса, бигрәк тә. Ник дигәндә, табиб язган даруларның күбесе гадәттә бик кыйммәт була, – ди министр урынбасары.

Шуңа күрә социаль пакет яки акчалата компенсация сайлаганда аеруча игътибарлы булырга киңәш итә белгеч. Бу карарны 1 октябрьгә кадәр кабул итәргә кирәк. Әгәр кеше узган елларда да социаль пакеттан файдаланган булса, быел аңа каядыр барып, яңадан документ тапшырып йөрергә кирәкми. Аның гаризасы автомат рәвештә озайтылачак. Әгәр моңа кадәр ул акчалата компенсация алып, быел социаль пакеттан файдаланырга карар кылган булса, аңа Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Яшерен-батырын түгел: чир дигәнең рөхсәт сорап тормый, бүген булмаса, иртәгә китереп «бәрергә» мөмкин. Андый чакта акчалата компенсация алган кеше, кире уйлап, социаль пакет артыннан йөри башларга мөмкин. Әмма 1 октябрьдән соң инде моны эшләү мөмкин булмаячак. Социаль пакетны тагын бер елдан соң гына ала алачак ул.

 

Социаль пакеттан баш тартмаска 4 сәбәп

Эдуард Нагуманов, Республика клиник онкология диспансеры бүлек мөдире:

– Бүген республикада яман шеш диагнозы белән 115 мең чамасы кеше исәптә тора. Соңгы ун елда аларның саны 34 меңгә артты. Кайбер төр яман шеш авыруларын дәвалау елына өч-дүрт миллион сумга төшәргә мөмкин. Еш кына кеше яман шешне җиңдем дип тынычлана да социаль пакеттан баш тарта. Күп тә үтми, онкологка килеп тикшеренгәннән соң мәкерле чирнең кабаттан баш калкытканы ачыклана. Әмма ничек кенә теләсә дә, бу елны инде ул социаль пакеттан файдалана алмаячак. Ә яман шешне яңадан баш калкыткан чорда (рецидив) дәвалау күпкә кыенрак һәм кыйммәткәрәк төшә. Ник дигәндә, вакыт узган саен яман шеш күзәнәкләренең төзелеше дә үзгәрә. Шул рәвешле моңа кадәр кулланылган дәвалау алымнарының да файдасы тими башлый. Шуңа күрә 1300 сумлык акчалата компенсациягә алданып, социаль пакеттан баш тартканчы, кат-кат уйларга кирәк. Социаль пакет – бик күп кенә авыруларны алдан кисәтеп, шактый акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирүче ярдәм чарасы ул.

Зөлфия Ким, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы:

– Инфаркт, инсульт очракларын кисәтү өчен гел дару эчеп, даими рәвештә табибка күренеп торырга кирәк. Кызганыч, җитди йөрәк-кан тамыры авырулары кичергән кешеләрнең яртысы гына бу киңәшкә колак сала. Шуңа күрә икенче, өченче тапкыр инсульт, инфаркт кичерүчеләр саны арта бара. Аларны дәвалап аякка бастыру да кыенрак. Йөрәк авырулары, гадәттә, үзләре генә түгел, башка җитди чирләр белән янәшә йөри. Шуңа күрә яман шеш, шикәр чиреннән интеккән кешеләрне еш кына безнең бүлеккә күчерергә туры килә. Йөрәк авыруларын дәвалау өчен яңадан-яңа препаратлар чыгып тора һәм алар бик кыйммәт. Социаль пакет урынына сайланган акчалата компенсациягә генә аларны сатып алып булмый.

Гөлнара Ваһапова, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы:

– Шикәр чире – ачыктан-ачык борчымаса да, нерв системасын какшата торган мәкерле чир. Әлеге авырудан интегүчеләрнең яртысы бөерләр ялкынсынганда, инфаркт вакытында бернинди авырту да сизми. Анда нинди чир барлыгы еш кына табибка баргач кына билгеле була. Шуңа күрә бу урында шикәр чиреннән интегүчеләрнең туганнарына мөрәҗәгать итәсем килә. Әти-әниегез, әби-бабагыз озак яшәсен дисәгез, аларны дарулар белән тәэмин итү ягын кайгыртыгыз. Шикәр чирле кешеләрнең еш кына кан тамырларында да хилафлыклар була. Алар башка җитди чирләргә дә тизрәк бирешүчән. Шуңа күрә шикәр чиреннән интеккән кешеләргә социаль пакеттан баш тарту аеруча куркыныч.

Татьяна Курьянова, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатры:

– Бүген республикада катлаулы хроник психик тайпылышлары булган 36,5 мең кеше исәптә тора. Безнең төп бурыч – ремиссия чорын озайтып, чирнең яңадан кузгалуын булдырмау. Теге яки бу психик чирнең ни рәвешле узуы еш кына дарулардан тора. Авыру кискенләшкән чорны да җиңелрәк кичерергә ярдәм итә алар. Бу даруларны вакытында, даими рәвештә эчеп торсаң, хастаханәгә ятып дәвалануны булдырмый калырга да мөмкин. Әмма бу дарулар бик кыйммәт тора. Шуңа күрә әлеге очракта социаль пакеттан баш тарту бер дә отышлы түгел.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: «Татар-информ»

Түләүләр билгеле

Татарстанда 2024–2026 елларга балалар бакчасы өчен түләү күләме билгеләнде. Татарстан Хөкүмәте карарыннан аңлашылганча, балалар бакчасына түләү хакы баланың яшенә, гаиләдәге балалар санына һәм мәктәпкәчә оешмага йөрү вакытына бәйле.

– Өч яшькә кадәрге бала көненә өч сәгать балалар бакчасында булса, ата-аналар айга – 780 сум (күпбалалы гаилә – 390 сум) түләячәк. Өч яшьтән өлкәнрәк бала өчен түләү – 705 сум (күпбалалы гаилә – 353 сум) тәшкил итәчәк.

– Ясле төркемендәге баланың бакчадагы тугыз сәгате – 2020 сумга (күпбалалы гаиләләргә – 1010 сум) төшәчәк. Өч яшьтән өлкәнрәк балага 1920 (күпбалалы гаилә) 960 сум түләргә кирәк булачак.

Карар 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

 

Татарстан Хөкүмәте республика вузларында укучы студентлар өчен стипендия күләмен билгеләде. Аның күләме түбәндәгечә булачак:

– көндезге бүлектә специалитет, бакалавриат һәм магистратурада укучылар өчен – 2176 сум;

– аспирант, ординаторларга – 2974 сум;

– урта звено белгечләре әзерләү программасы буенча һөнәри белем бирү оешмаларында укучы студентлар өчен – 792 сум;

– квалификацияле эшчеләр әзерләү программасы буенча көндезге бүлектә укучы студентларга – 567 сум;

– фәнни тикшеренү һәм эшләнмәләр юнәлешендәге вуз аспирантлары өчен – 8062 сум.

 


Фикер өстәү