“Яше, классигы һәм карты” – Быел әбиләр чуагының ничә тапкыр булачагын әйткәннәр

Илнең Европа өлешендә яшәүчеләрне быел өч тапкыр әбиләр чуагы көтә. “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец «Sputnik” радиосы хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Безне алда әбиләр чуагының берничә дулкыны – яше, классигы һәм карты көтә. Алар илебез территориясендә төрле вакыт аралыгында булачак”, – дип билгеләп үткән синоптик.

Белгеч әйтүенчә, әбиләр чуагының яше – гадәттә август ахыры-сентябрь башында, классигы –сентябрь урталарында, карты – октябрьнең бернеяе яртысында килә.

Метеоролог фикеренчә, тулаем алганда, сентябрь күпчелек территориядә күп еллык күрсәткечләр белән чагыштырганда ике градуска җылырак булачак.

Тишковец октябрь аена карата да: “Бу ай да алтын көз белән куандырачак – һава температурасы нормадан югарырак булачак”, – дигән.


Фикер өстәү