Синоптиклар Россиягә эсселек килә дип фаразлый

Бу атнаның икенче яртысында Россия территориясенең шактый зур өлешендә һава торышын антициклон билгели башлаячак, ул илнең кайбер төбәкләренә субтропик җылылык китерәчәк. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец Telegram-каналында хәбәр итте.

Метеоролог сүзләренчә, Скандинавиядән килгән «антициклон-трасформер үзәге Оренбург тирәсенә күчә», һәм аның аркасында Россиягә «бер гасыр дәвамында булмаган субтропик эсселек» киләчәк.

«<…> Рус тигезлегенең, Уралның һәм Көнбатыш Себернең күпчелек киңлекләрендә югары атмосфера басымы җәеләчәк, аның көньяк-көнчыгыш җилләре Урта Азия чүлләренең яхшы кызган һава массаларын интенсив рәвештә селкетәчәк», – дип аңлатты синоптик.

«Аз болытлы һава торышы фонында» ял көннәрендә Мәскәүдә тәүлекнең якты вакытында +25 градуска кадәр, ә Россиянең Көньягында +25…+30 гардуска кадәр эсселек көтелә. Шимбә көнне, 23 сентябрьдә, башкалада 1924 елгы рекорд кабатланырга яки эсселек хәтта аны (+25,4 градусны) узып китәргә дә мөмкин.

Тишковец әйткәнчә, «мондый температура режимында метеорологик көз 21-27 сентябрьдә метеоҗәйгә үз позицияләрен бирәчәк, бу исә табигатьнең ялган уянуына китерәчәк». Көз үз позицияләрен сентябрьнең соңгы көннәрендә генә кайтарачак, ди белгеч.

Россия Гидрометеорология үзәгенең беренчел мәгълүматларына караганда, җомга көнне, 22 сентябрьдә, Татарстанда һава +22 градуска кадәр җылына, ә шимбә көнне – 23 сентябрьдә +24 градус булачак.

 


Фикер өстәү