Яңа елда чатнама суык булачагын әйткәннәр

“Фобос” метеорология мәгълүматларын эшкәртү үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец чатнама суыкларның якынлашуы турында әйткән. Беренче чиратта илнең Европа өлешендә (димәк, бездә дә), Урал һәм Көнбатыш Себердә нык суытачак икән.

Белгеч әйтүенчә, аномаль суык декабрь азагына килеп җитәчәк һәм гыйнвар ахырына кадәр сакланачак.
“Карск диңгезе ягыннан суык һава массалары Россиянең көньяк төбәкләренә кадәр килеп җитәчәк”, – дигән Тишковец “Комсомольская правда” радиосы алып баручысы белән әңгәмәсендә.
Ул шулай ук тәүлеклек уртача температураның нормадан 5-7 градуска түбәнрәк булачагын әйткән. Шуңа күрә Яңа елны чатнама суык һәм бик зур кар көртләре белән каршылаячакбыз. 2022 елның гыйнвар ахырында гына бераз җылытачак, дигән ул.
Сүз уңаеннан, Татарстан синоптиклары республикада әлегә кинәт җылыту һәм кар-бураннар фаразлый. Инде атна ахырында ук республикада һава температурасы 0 градус чамасы булачак.


Фикер өстәү