Торак йортның подвалында капчыкларда өч баланың мәетен тапканнар

Бик буталчыклы гаилә фаҗигасендә шикләнүчеләр ачыклана.
Польшаның Черники авылында яңа туган балаларның үлеменә бәйле котчыкмалы хәл килеп туган. Полиция хезмәткәрләре торак йорт подвалында капчыкка салынган өч нарасыйның мәетен тапкан, дип яза Readooka.

Йортта 54 яшьлек ир-ат (нарасыйларның берсе – шуның баласы) һәм аның 20 яшьлек кызы (өч сабыйның берсен шушы хатын-кыз тудырганлыгы мәгълүм) яшәгән. Өченче баланың әти-әнисенә бәйле мәгълүматлар юк. Биредә якын туганнарның үзара җенси мөнәсәбәттә булганлыклары турындагы фикерне алга сөрәләр. Җирле полиция үтерүдә иң элек яшь анадан шикләнә.


Фикер өстәү