Татарстанда бер ир-атның кулында граната шартлаган

Ул аны сувенир дип уйлаган.

Казанда бер ир-ат, сувенир дип уйлап, корал кибетеннән граната сатып алган. Имештер, ул аның муляж гына түгеллеген аңламаган. Өенә кайткач, гранатаның чекасын тарткан да корал аның кулында шартлаган.

Зыян күрүче хастаханәгә озатылган. Хәзер аның бармак чуклары сөякләрен “җыялар”, дип хәбәр итә Mash Iptash телеграм-каналы.


Фикер өстәү