Нәселдән башлана. Ни өчен без җиде буын әби-бабайларыбызны белергә тиеш?

«Ата – улны, ана кызны белми». Әлеге гыйбарәне бүгенге заманга бәя биргәндә кулланырга яратабыз. Туган туганын белми яшәү дә гадәти күренешкә әйләнеп бара хәзер. Ә бит туганлык җепләре, нәсел җебе, нәсел көче элек-электән иң зур кыйммәтләрнең берсе санала. Нәселне ничек сакларга? Ни өчен без җиде буын әби-бабайларыбызны белергә тиеш?

Әлеге сораулар белән «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

Динебез нәсел көче, туганлык җепләренә нинди мөнәсәбәттә?

– Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм ачыктан-ачык: «Әгәр дә кем хәерле һәм озын гомер теләсә, туганлык җөпләрен өзмәсен», – ди. Шул рәвешле без хәерле, озын гомердә яшәвебезне телибез икән, ул вакытта туганлык җепләрен өзмәскә кирәк. Кызганыч, бүген еш кына моның киресе күзәтелә. Соңгы арада тормышыбызда кайгы-хәсрәт артты. Бүген зиратларда күпме яшьләр ята… Моңа, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә туганлык җепләрен өзүебез, аның кадерен белмәвебез дә сәбәпчедер.

Нәселгә карап ир яки хатын сайлау ни өчен мөһим?

– Бу күренеш Пәйгамбәрләр заманында да булган. Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ир-ат, хатын сайлаганда, матурлыкка, байлыгына, нәселенә карарга мөмкин. Ләкин иң мөһиме – ул дингә, ихласлыкка, тәкъвалыкка карасын», – ди. Бу, иң беренче чиратта, балаларың иманлы, бәхетле-тәүфыйклы, нәселең дәвамлы, нык булсын өчен кирәк.

Нәселдә кызлар гына туу нәсел бетүне аңлатамы?

– Әлбәттә, юк. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм киресенчә: «Әгәр дә кем өч кыз үстерсә, аларга тәрбия бирсә, алар иманлы, ихлас, намазлы, уразалы булсалар, бу әти белән әни җәннәткә керер», – диде. Шуңа күрә кыз үстерү ул – бик саваплы, изге эш. Нәсел дә киселми. Шәҗәрә төзегәндә, без бит әти ягын да, әни ягын да барлыйбыз. Туганнар һәм нәсел ул әти ягыннан да, әни ягыннан да була.

Ни өчен без нәкъ менә җиде буын әбибабайны белергә тиеш?

– Җиде буынны белгәч, без бөтен яклап туганнарыбызны беләбез, исәннәре белән аралашабыз. Халкыбыз юкка гына: «Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», – димәгән. Шуңа күрә кем әле җиде әби-бабасын белми – эзләгез, табыгыз. Аннан да күбрәк буыныңны белә алсаң, тагын да яхшырак. Бу эштә дәүләт архивлары зур ярдәм күрсәтә. Аларга чиксез рәхмәт.

Нәселдә бер генә малай калу нәсел өчен сынау, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

– Әби-бабайларыбыз ун, унике, унөчәр бала үстергән. Хәзерге гаиләләрдә исә ике бала булу да зур шатлык. Нәселдә бер генә малай калу – нәсел өчен сынау, диюләре дә, һәр гаилә күбрәк бала табып үстерергә тырышсын, дигән ният белән әйтелгән. Аллаһы Тәгалә күпме бирә, шуның кадәр алыгыз, балаларны үтермәгез. Аллаһы Тәгалә һәр баланы үз ризыгы белән бирә. Шуңа күрә һәрбер гаилә күпбалалы гаилә булсын иде.

«Нәсел чистарту» дигән төшенчә дә бар бит әле. Әйтик, таркау гаиләләрдә бөтен тугантумачаны җыеп, барлап торган бер кеше була. Нәселне чистартып, хак юлга кертеп буламы, әллә Аллаһы Тәгалә ничек язган, шулай дәвам итәчәкме?

– Һәр нәрсә Раббыбыз Аллаһтан. Ләкин рухи яктан тәрбияләп, үгет-нәсыйхәт бирүче кеше дә булырга тиеш. Аксакаллар, акъәбиләр, туганнарны туплап, барлап, берләштереп торучылар һәр нәселдә була. Әлхәмделилла, Аллаһы Тәгаләдән сорасак, нәселне дә чистартып, тайпылганнарны туры юлга кертеп була.

Нәсел, нәселдәге фәлән буындагы кеше кешегә энергия биреп тора аламы?

– Энергия, көч-куәт – барысы да Аллаһы Тәгаләдән. Шуңа күрә нәселдән, нәселдәге фәлән кешедән энергия, йә булмаса, нәсел ләгънәте килә ише хорафатларга ышанырга ярамый. Бер-берегезне саклагыз, Аллаһы Тәгаләдән көч-куәтләр сорагыз.

Врезка

Нәсел өчен дога кылу тәртибе

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Ибраһим галәйһиссәлләмне мисал итеп китерә. Алар малае Исмәгыйль галәйһиссәлләм белән Кәгъбәне яңарталар һәм Ибраһим галәйһиссәләм шунда: «Яраббым, минем балаларым шушында синең Кәгъбә янына килеп, дога кылучылар, сиңа сәҗдә кылучылар булсыннар иде», – дип дога кыла. Нәсел өчен дә шушы дога кылына.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү