Курку, шөбһә, борчылудан ничек котылырга? (Хәзрәт КИҢӘШЛӘРЕ)

 Курку, шөбһә, борчылу… Ни кызганыч, соңгы арада күңелне күбрәк әнә шул хисләр били. Уяулыкны югалтмаска, үзебезне ничек кенә кулда тотарга тырышсак та, шушы хисләр күзне томалый, күпләрне акылсыз адымнарга да этәрә. Шушы шартларда ничек күңел тынычлыгын сакларга? Курку хисеннән ничек котылырга? «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин белән шул хакта сөйләштек.

– Исмәгыйль хәзрәт, тынгысыз чорда яшибез. Курку хисе безне даими рәвештә озата бара. Мондый халәт пәйгамбәребез яшәгән чорда да еш күзәтелдеме икән?

– Курку мәсьәләсендә кешеләрне аңлап була. Соңгы елларда гел киеренке хәлдә яшибез. Башта пандемия чоры куркытты, бүгенге вазгыять тә борчуга сала. Кешеләр сәламәтлеге, якыннары, мал-мөлкәте өчен борчыла. Курку дигәнең сәхәбәләр чорында да булган. Әмма бу борчу, куркулар барысы да Аллаһы Тәгаләгә юнәлтелгән. Чын мөселман, курку хисе барлыкка килсә, гөнаһ һәм җинаятькә авышмый, гыйбадәттән ерагаймый, киресенчә, Аллаһка гыйбадәт кылудан, догадан тагын да ныгый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм яшәгән чорда да сугышлар булган. Мәдинә шәһәренә унар меңлек гаскәр килгәч, сәхәбәләр дә бик нык курыккан. Әмма шулай да аларның күңелләре төшенке булмаган, алар, киресенчә, берләшкәннәр, күбрәк дога кылганнар, куркуларын Аллаһка юнәлткәннәр, Аннан ярдәм көткәннәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм даими рәвештә дога кылган. Аллаһы Тәгаләдән фәкыйрьлектән, мескенлектән, зәгыйфьлектән, күңел төшенкелегеннән, бурычлардан азат итүне сораган. Ул догалар дини китапларда бар. Аларны укыганда күңел тынычлана. Шул ук вакытта үзенең тискәре фикерләре белән башны бутаучы шайтан да бар. Аллаһы Тәгалә «Коръәни Кәрим»дәге бер аятьтә: «Шайтан сезгә фәкыйрьлек һәм мескенлекне вәгъдә итә. Аларны каршыгызга китереп, сезне җинаять һәм кабәхәтлеккә этәрә», – ди. Курку хисеннән товарның бәясен күтәргән, яки, халыкның куркуыннан файдаланып, төрле ялган мәгълүмат тараткан кешеләрне еш күрергә туры килә. Шушы куркуы аркасында үзенә гамәлдәге законнарны үтәмәскә рөхсәт иткән кешеләр дә бар. Шул сәбәпле алар кеше талый, алдаша башлыйлар, Ватаннарыннан качалар. Бу аларның күңелләре Аллаһ белән түгел, шайтан белән булудан, аның коткысына бирелүдән.

– Адәм баласы иң беренче чиратта нәрсәләрдән куркырга тиеш? Нәрсәдән, киресенчә, курыкмау хәерле?

– Динебездә куркыту тыелган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм бервакыт сәхәбәләренең көлгәнен күргән дә: «Сез ни сәбәптән көләсез?» – дип сораган. Алар: «Фәлән дустыбызның камчысыннан булган укларын алдык. Ул шундук эзләнә башлады. Күзләрендә курку күрдек. Бу безгә бик көлке тоелды», – дип җавап кайтарган. Пәйгамбәребез исә: «Бер мөселман икенче мөселманны куркытырга тиеш түгел», – дигән. Алар аны мәсхәрәләр өчен эшләмәгән, максатлары куркыту булган. Әмма диндә җиңелчә куркыту да тыелган. Без якыннарыбызга, дусларыбызга курку хисләре салырга тиеш түгел. Шулай бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер кабиләгә үзенең вәкилен кертеп җибәргән. Алдан: «Әгәр алар безгә хыянәт итсәләр, син миңа моны бер ишарә аша гына әйт. Әгәр алар безнең яклы булсалар һәм килешүләрендә нык булсалар, аны ачыктан-ачык әйт», – дип кисәтеп куйган. Галимнәр пәйгамбәр моны кешеләр арасында курку хисе таралмасын өчен шулай эшләгән дип аңлата. Ник дигәндә, кешене куркыта торган сүзләр куллану безнең динебездә хупланмый. Мөселман кемнән куркырга тиеш соң? Без бу дөньяда бернидән дә курыкмыйбыз. Тәкъвалык, икенче төрле әйткәндә, Аллаһы Тәгаләдән курку дигән төшенчә бар. Ләкин без Аллаһтан бигрәк Аның ачы газабыннан, аның гаделлеге һәм хөкеменнән куркабыз. Кеше бу дөньяда фәкать үзенең гөнаһларыннан, аңа китергән нәфесеннән куркырга тиеш. Аллаһы Тәгалә «Коръәни Кәрим»дә безгә: «Гөнаһларыгыз белән үз-үзегезгә золым китермәгез», – дигән. Ник дигәндә, Кыямәт көнендә, Аллаһ каршына килеп, тормышыбызны инде үзгәртеп булмый. Бу дөньяда бар нәрсә – Аллаһы Тәгалә кулында. Ул гадел, Ул рәхимле вә шәфкатьле.

– Кайберәүләр курку, куркытуны тәрбия чарасы итеп куллана. Баласы сүз тыңласын өчен әйтелгән «әнә фәлән бабай алып китә хәзер», «тегенди, мондый булып каласың» ише куркыту сүзләрен еш ишетергә туры килә. Куркытуны тәрбия чарасы итеп куллануга ничек карыйсыз?

– Дөрестән дә, без балаларыбызны да кем белән дә булса куркытырга мөмкинбез. Әмма исламда бу да тыела. Баланы куркытырга ярамый. Киресенчә, балага куйган таләпләребезне үтәргә, аннан сорарга, таләп итәргә тиешбез. Баланың күңеленә ни рәвешле ачкыч табарга кирәклеген ике сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Ләкин шунысы аерым ачык – бу эш эзлекле рәвештә алып барылырга тиеш. Син баладан нәрсәдер таләп иткәнсең икән, аның аны үтәгәнме-юкмы икәнлеген дә тикшерергә тиешсең. Куркытуга караганда мең өлеш нәтиҗәлерәк алым бу.

– Куркулык кою дигән төшенчә бар. Ислам дине бу күренешкә нинди мөнәсәбәттә?

– Бу күренеш белән очрашканым бар. Ул – шәригать белән үтәлгән бер эш. Кургаш алып, догалар, сүрәләрне укып, кеше өстеннән курку коялар. Моның өчен өшкерү белән шөгыльләнгән кешегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәрбер мулла өшкерү белән шөгыльләнә дигән сүз түгел. Ул дога, сүрә укып җибәрә. Әмма куркулыкны койдыру өчен өшкерүче махсус кешегә барырга кирәк. Ул ислам кануннары белән эш итүче, Коръәнне укый белүче белемле, ихласлыгы белән аерылып торучы кеше булырга тиеш. Ниндидер шикле белдерүләр буенча куркулык койдыручыга бару тыела.

– Куркуга ничек бирелмәскә?

– Моның өчен, иң беренче чиратта, иманыбыз өстендә эшләргә кирәк. Аңа башка борчу, курку төшкәнче үк тотынасы. Күреп торабыз: аз гына борчулы хәбәр ишеттеме, кеше, кибеткә чабып, кирәксә-кирәкмәсә күпләп әйбер җыя башлый. Шуннан үзеннән-үзе ажиотаж барлыкка килә. Моңа һаман да шул курку сәбәпче. Динебез буенча, мөселманның өендә ризык ягыннан һәрчак запас булырга тиеш. Курку хисеннән котылу өчен без, Коръән тыңлап, зекер кылып, дога укырга тиешбез. Ник дигәндә, дәүләт мәсьәләсендә булган эшләргә берничек тә тәэсир итеп булмый. Без бу очракта күңел тынычлыгы гына саклый алабыз. Көндәлек эшләребез белән шөгыльләнергә кирәк. Күңел төшереп, кулларны салындырып утырсак та, бу мәшәкатьләр узып китәчәк, билгеле. Әмма үз эшләребез башкарылмый калачак. Әйтик, тиздән рамазан ае якынлаша. Без күңелебезне, сәламәтлегебезне аңа әзерләдекме? Шушы көндәлек эшләрне дә хәл итәргә кирәк, куркып, кул кушырып утырып кына булмый.  Догада булсак, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, авырлыклар узып китәчәк.

Динә Гыйлаҗиева

Курыкканда укыла торган дога

«Хәсбүнә-Ллааһү үә нигъмәл-үәкиииил».

Мәгънәсе: «Аллаһ безгә җитә, Ул [бөтен эшләр тапшырыла торган] нинди яхшы Яклаучы!»

(«Әлү-Гыймран» сүрәсе, 173 нче аятьтән өзек)


Фикер өстәү