Равил хәзрәт Зөфәров: «Ватанны саклау уразадан да саваплырак»

Һәркайсыбыздан рух һәм иман ныклыгы, сабырлык сорала торган вакыт. Мондый шартларда адәм баласы, бигрәк тә без, мөселманнар, үзебезне ничек тотарга тиеш? Махсус хәрби операциягә киткән ир-егетләребез бу батырлыгы өчен әҗер-савап алачакмы? Хәзерге вазгыятьтә күңел тынычлыгын ничек табарга? Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров белән шул хакта сөйләштек.

– Ислам дине «Ватан», «Ватан алдындагы бурыч» дигән төшенчәләргә нинди мөнәсәбәттә? Бу хакта хәдисләрдә ниләр әйтелә?

– Динебез «Ватан», «ил» төшенчәләренә бик зур әһәмият бирә. Мөэмин мөселман, бигрәк тә фани тормышта яшәгән вакытта, Раббысы Аллаһның нигъмәтләрен кабул итеп, шуңа шөкрана кыла. Яшәгән җирендә, Ватанында үзен шәхес итеп таный. Шушы тормышы, яшәеше, Ватаны өчен үзен Аллаһы Тәгалә, җәмгыять каршында җаваплы итеп тоя. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә үзенең туган ягына, Ватанына карата һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булган. Бу хакта хәдисләрдә дә күп телгә ала ул. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Ватаныңны, илеңне яклап, бер сәгать аның чигендә булу сиңа бер ай буена төннәрен укыган намаз, көндезләрен тоткан уразаның әҗереннән дә саваплырак булыр», – дигән. Тагын бер хәдистә: «Ватанны ярату – иманнан», – диелә. Шушы юллардан Ватанны саклауның никадәр әһәмиятле, мөһим гамәл икәнлеге аңлашыла. Ватан – безнең өчен хөрмәтле, яклый, саклый торган, кыйммәтле төшенчә.

– Димәк, Ватан алдындагы бурычын үтәргә дип, махсус хәрби операциягә киткән егетләр дә бу батырлыгы өчен зур әҗер-савап алачак?

– Әлбәттә, алачак. Махсус хәрби операциягә китәргә җыенган егетләребез арасында миннән: «Хәзрәт, әгәр Раббыбыз Аллаһтан вакыт җиткән булса, бу юлда һәлак булсак, безнең хөкемебез ничегрәк икән?» – дип сораучылар да булды. Бу урында мин аларга пәйгамбәребезнең сүзләрен китердем. Бер хәдисендә: «Гамәлләр нияткә бәйледер», – дигән ул. Һәр эштә ниятнең дөрес булуы кирәк. Егетләребез, Ватанны сакларга, якларга дип, олы сәфәргә чыкты. Мондый юлда булган кешенең нияте яманлык, начарлык, җәбер-золым кылу, җинаятькә бару түгел, киресенчә, гаделлек, тәртип, дөреслек урнаштырудан гыйбарәт була, билгеле. Шуңа күрә Аллаһ аңа әҗер-савапның да олысын бирәчәк.

– Махсус операциягә китмәгән ир-атларга нинди бурыч йөкләнә? Монда калган хатын-кызлар өстендә нинди бурыч бар?

– Кыен мәшәкать булган чорда һәрбер кеше үз өлешен кертергә тиеш. Тарихка күз салсак, Ибраһим галәйһи вә сәлләмне Нәмрут патша һәлак итәргә теләгән. Ай буе утын яндыртмыйча, җыелган утыннан бик зур әрдәнә өйдергән дә, шуны ягып җибәреп, Ибраһим галәйһи вә сәлләмне яндырмакчы булган. Утын яна башлагач, кечкенә генә бер кошчык, томшыгына бер тамчы су кабып, дөрләп янган утка ташлаган. Моңа башка кош-корт, хайваннар бик гаҗәпләнгән. «Синең шушы бер тамчы суың нинди файда китерә инде?» – дип сораганнар аннан. Бу кошчык: «Раббым Аллаһ каршына баргач: «Ни эшләдең син?» – дип сораса, «Мин хәлемнән килгәнне эшләдем», – дип әйтермен», – дип җавап биргән. Егетләребез, Ватаныбызны саклап, яу кырында булган вакытта монда – тылда калган һәркайсыбызның өстендә зур җаваплылык ята. Без егетләребезгә, аларның монда калган гаиләләренә терәк булырга, хәлебездән килгән кадәр ярдәм итәргә тиеш. Ир-ат та, хатын-кыз да бу эшкә үз өлешен кертергә бурычлы.

– Ватан алдындагы бурычын үтәүдән куркып, илдән качучылар да булды. Бу – гөнаһмы?

– Адәм балалары төрле. Аларның тормышы, юллары, уйлары, дөньяга карашы да аерыла. Шуңа күрә илгә сынау килгәч тә, төрлесен күрергә туры килде. Кыен чакта кем илдән китте, кем идән астына качты. Бу гамәле өчен һәркем үзе җавап бирәчәк, билгеле. Аларны хөкем итәргә алынмыйбыз. Әмма авыр вакытта, шулай Ватаныңны калдырып, каядыр җиңеллек эзләп китү күркәм гамәл түгел. Мөэмин мөселман – бигрәк тә батыр халык. Раббыбыз Аллаһ та батырлыкка чакыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдис-шәрифләрендә дә иң зур гөнаһларның берсе дип сугыш кырыннан качып китүне атый.

Аллаһка шөкер, без бүген бербөтен халык булып яшибез. Диннәребез, инануларыбыз төрле булса да, без бер Ватан, бер илдә көн күрәбез. Бабаларыбыз да, иңне иңгә куеп, фашизмга каршы көрәшкәннәр, шул әшәкелекне туктатканнар. Бүген дә шул хәлләр. Әлбәттә, берзаман бар да тынычланыр, низаглар да басылыр, киткәннәрнең кире кайтасы килер. Дөньялыкныкы үтәр. Әмма Аллаһы Тәгалә каршына баргач, ул бу гамәлләребез өчен сорап куйса, кыямәт көнендә кызарырга туры килсә, бик кыен булачак. Шуңа күрә Ватанны саклау бурычы килеп баскан икән, мөэмин мөселманнар бу эштә, Раббыбыз Аллаһка таянып, сабырлык күрсәтеп, башкаларга да үрнәк булырга тиеш.

– Бүгенге вазгыятьтә күңел ныклыгын саклау бик кыен. Якыннарын махсус операциягә озатучылар арасында депрессиягә бирелүчеләр дә шактый. Мондый шартларда ничек сынмаска-сыгылмаска? Күңел төшенкелегенә бирелүдән ничек сакланырга?

– Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Раббыбыз Аллаһ Коръәни Кәримдә дә: «Әлбәттә, кыенлык, мәшәкатьләрне бәндәләребезгә бирермен», – ди. Ягъни якыннарын, мал-мөлкәтен, сәламәтлеген югалтып, адәм баласы бу дөньяда төрле кыенлык-мәшәкать, хәсрәтләргә ирешә. Әмма андый чакта сабырлык күрсәткәннәр, «болар – Аллаһы Тәгаләдән, язмыш» дигән сүзләрне әйткән,  үзенә тәвәккәл кылган колларын Раббыбыз ярдәменнән ташламас. Вазгыять төрле булырга мөмкин. Аңа карата безнең җавабыбыз нинди булырга тиеш? Әлбәттә, Раббыбыз Аллаһы Тәгалә кушканча. Бүген бик зур сынау чоры кичерәбез. Якыныңны югалту, кадерле кешеләрең белән озак вакытка саубуллашып тору, якыныңның гаиләдән шундый зур, җаваплы сәфәргә китеп баруы зур сынау булып тора. Әмма сабырлык күрсәтергә кирәк. Төшенкелеккә бирелүдән бернинди файда юк. «Язмышыма шулай язылган, шул хәлләрне, шул көннәрне күрергә насыйп булган икән», – дип, Раббыбыз Аллаһның барлыгын, берлеген онытмаска тиешбез. Бу шартларда сынмас-сыгылмас өчен, бердәнбер чара – Аллаһы Тәгаләне һәрдаим искә алу, аңа тәвәккәл кылу, аның хикмәтле, мәрхәмәтле икәненә таяну, күркәм исемнәрен телгә алу. Ерак сәфәргә китеп барган якыннарыбыз сау-сәламәт, җиңү белән кайтсыннар дип, догада булу да – бүген төп эшебез. Шунсыз бу халәттән котыла алмабыз. Раббыбыз Аллаһны искә алмаган, дин кушканча яшәмәгән, күңел тынычлыгын Аллаһы Тәгалә тыйган хәмер кебек әйберләрдән эзләгән кеше юкка чыгачак. Раббыбыз колларын беркайчан ташламый. Коръәни Кәримдә дә: «Авырлык арты җиңеллек килер», – диелгән.

– Соңгы арада халык шартлы рәвештә ике өлешкә бүленде кебек. Якыннарын махсус хәрби операциягә озатучылар арасында: «Ник аныкы китмәгән дә, минеке китте? Ник аның баласы тыныч тормышта яшәп ята, ә минеке ут эчендә?» – дип өзгәләнүчеләр, махсус операциягә китмәгәннәрне каргаучылар шактый. Болай дип өзгәләнгән кешенең ләгънәте төшәме? Мондый шартларда җәмгыятьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклап калу өчен ни эшләргә кирәк?

– Аллаһы Тәгалә язмышны һәрберебезгә төрлечә итеп язган. Ул безнең өчен сызган-язган тәкъдирләребездән риза булырга тиешбез. Халкыбыз, милләтләребез тыныч, дустанә мөнәсәбәттә булырга тиеш. Асыл егетләребез Ватаныбызны саклау нияте белән олы юлга чыктылар. Әгәр дә бер-беребезне каргасак, дуслыкка юлларны өзсәк, без ул егетләребезгә нинди файда китерәбез? Алар, тынычлык, хакыйкать булсын дип, кулына корал тотып, Ватаныбызны саклый бит. Шуңа күрә алар үрнәгендә без дә сабырлык күрсәтергә тиеш. Догада булыйк. Илебезнең тынычлыгы – бик мөһим нәрсә. Без моны беркайчан да исебездән чыгармаска тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә дә: «Сезләрне халык-халык, милләт-милләт итеп яраттым. Сезнең иң хәерлегез – Раббысы Аллаһ каршында тәкъва булганыгыз», – ди. Тәкъва дигәндә, аяк астына карап басу күздә тотыла. Ягъни шушы катлаулы вазгыятьтә дә без сүзләребезне үлчәп, гамәлләребезне карап, эшләребезне күркәмлек белән алып барырга тиеш. Ләгънәтләрдән дә сакланырга кирәк. Ник дигәндә, кешегә аталган каргыш, әгәр ул аңа лаек булмаса, ләгънәт кылган кешенең үзенә кайта.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү