«Инстаграм»да үзен мактап, башкалар «җебегән» дип кимсетүчеләргә ислам дине нинди мөнәсәбәттә? (ХӘЗРӘТ ҖАВАБЫ)

Коръәни Кәримнең «Локман» сүрәсендә: «Кешеләрдән тәкәбберлек белән йөзеңне борма, Җир йөзендә эрелек белән йөремә. Раббыбыз Аллаһ һәрбер мактанучы, тәкәбберне яратмый», – диелә. Дин тарафыннан тыелса да, арабызда тәкәббере дә, мактанчыгы да, үзен башкалардан өстен куярга яратучысы да җитәрлек. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров белән әнә шул сыйфатлар турында сөйләштек.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлләм бер хәдисендә: «Сезләрдә элгәреге кавемнәрдән калган гадәтләр бар», – дигән. Рәсүлебез монда мактану, икенче бер кешене түбәнсетү, үзеңне эре санау кебек сыйфатлар турында кисәтә. Шуңа күрә бу сыйфатлар диндә кире кагыла. Аларны адәм баласы да яратмый. Бик хәерсез, яман, адәм балаларын бер-берсеннән ерагайта торган, Аллаһы Тәгалә каршында адәм баласының дәрәҗәсен түбән кыла торган сыйфатлар бу.

– Хәзер социаль челтәрләрдә, бигрәк тә «Инстаграм»да шундый хәл күзәтелә: кеше үзен үтереп мактый. Ул гына булдыра да башкалар җебегән, булмаган дигәнрәк фикерне алга сөрә. Коронавирус вакытында кеше аеруча эмоциональгә әверелде бит. Аларны ишеткәннән соң, болай да үзеннән канәгать булмаган кешеләр үзләрен тагын да түбәнрәк, кирәксез, булдыксыз итеп тоярга мөмкин. Кешенең, үз бәясен күтәреп, башкаларны түбәнсетүенә дин нинди карашта?

– Әгәр кешедә тәкәбберлек, мин-минлек, шапырыну кебек сыйфатлар бар икән, моннан гыйбрәт алырга кирәк. Аларның киң катлауга да тәкъдим ителүе аеруча аяныч. Хәзер бик күп кеше социаль челтәрләрдә тормышы белән бүлешә, хәтта сер булган, яшерен нәрсәләрне ачып сала. Тормышлары нәрсә ашавын, нәрсә киюен, нәрсә алганын күрсәтүгә кайтып кала. Иң гаҗәбе: күп очракта бу кешеләр каршында үзен шундый бер югары, булдыклы итеп күрсәтү өчен эшләнә. Аннан соң кемдер, дөрестән дә, түбәнсенергә мөмкин. Ислам динендә мондый гамәл хупланмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлләмнең алып килгән дине – оялу дине. Ул ислам диненең билгесе булып тора. Монда Аллаһ Раббыбыздан оялу күздә тотыла. Пәйгамбәребез, Аллаһыдан оялырга кирәк, дигән вакытта сәхабәләр: «Йә,  Рәсүлаллаһ, без бит Аллаһтан оялабыз, Аллаһка шөкер», – дигәч, Пәйгамбәребез: «Аллаһтан хакыйкый булган оялу шулдыр: башыңда булган нәрсәнең – уйларыңның, фикерләреңнең тәртиптә булуы», – дигән. Ягъни адәм баласының эчеңдә булган һәр нәрсә тәртиптә булырга тиеш.

– «Мин» дип шапырынып, ахырдан «Аллаһка шөкер, мин булдырам», – дию, дөресме?

– Мин-минлек – шайтанның сыйфаты. Шул «мин» дигән халәте белән бәхетсезлеккә иреште дә инде ул. Үзеңне сайлап алынган, аерым бер күркәм, хәерле, югары сыйфатта итеп күрү, Раббыбыз Аллаһны искә алып сөйләгән очракта да, мин-минлек санала. Ислам дине, гомумән, тәкәбберлекне яратмый. Мактанучы, шапырынучы, үзен эре куючылар турында Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримендә: «Мин аларны яратмыйм», – дип хәбәрен бирә. Тәкәбберлек сыйфаты, беренче карашка, бик күренмәскә, беленмәскә дә мөмкин. Әмма эрелек, үзеңне эре тоту әллә каян күзгә ташлана. Мөселманга һич кенә дә килешә торган күренеш түгел бу.

– Мин-минлек һәркемдә була бит…

– Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримендә: «Адәм баласы зәгыйфь хәлдә яратылды», – ди. Без – зәгыйфьләр, кимчелекле, ялгышабыз, хаталанабыз. Бу сыйфатлар бездә бар, чөнки шайтан да кан тамырларыбызда агып йөри – вәсвәсәсен кыла. Пәйгамбәрләр генә – һәрбер хатадан, кимчелектән азат, хали булган затлар. Без – гади кешеләр. Шуңа да Раббыбыз Аллаһ безгә динен насыйп итте, аның белән зиннәтле кылды. Иманыбыз сәбәпле, Раббыбызның тәрбияче, олуг кодрәт иясе, һәр нәрсәне юктан бар итеп яралтучы икәнен аңлау, Раббыбыз Алаһы Тәгалә каршына барачагыбызны төшенү бездә бу сыйфатларның юкка чыгуына сәбәп була. Нәфесебезне йөгәнләсәк, тәрбияләргә тырышсак һәм инде дөрес юлда булсак, иншаллаһ, яхшылыкларыбыз, игелекләребез бу сыйфатларны тормышыбыздан алачак. Раббыбыз Аллаһ разый булган хәлгә ирешәбез. Әмма бу сыйфатлар үз хәлендә калдырыла икән, шул вакытта артырга мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлләм: «Кеше гөнаһ кылса, күңелендә бер кара тап арта. Ул, күбәя-күбәя, аның күңелен томалап ала», – ди. Шуңа күрә бу сыйфатлардан Раббыбыз Аллаһка дога кылып, аны искә алып: «Йа Раббым Аллам, шул кирәкмәгән сыйфатлардан, яман, әшәке хәлләрдән мине имин, сәламәт кылсаң иде», – дип, без иминлеккә, сәламәтлеккә ирешә алабыз, иншаллаһ.

– Ни өчен соңгы арада эгоизм, мин-минлек кебек сыйфатлар аеруча еш күзәтелә башлады икән?

Моңа, иң беренче чиратта, адәм баласының үзенә йомылуы, Раббысы Аллаһ белән бәйләнеше зәгыйфьләнү сәбәпче. Бу дөньяда яшәгән вакытта адәм баласы, хаталанып китеп, шул сыйфатларга ирешә һәм алар тарала. Шул ук социаль челтәрләр, телевидение бу сыйфатларны бигрәк тә матур, күркәм итеп, менә шундый булырга – дөньядан өзеп алырга кирәк, дөньяның кендеге булырга, үзеңне шулай тотарга кирәк дип күрсәтә. Кешедә булырга тиешле күркәм, хәерле сыйфатлар кирәкми, алар җәмгыятькә комачау итә, кешене мескенлеккә, түбән дәрәҗәгә төшерә ала дигән күзаллау урнаша. Чынлыкта, бар да нәкъ киресенчә. Динебез ислам хәер-сәгадәт юлын бирә. Ул юлда алган хәерле тәрбия безне бу сыйфатлардан ерагайта. Бу дөньяда һәркемнең, һәрнәрсәнең хакын хаклап яшәргә өйрәнсәк, бу начар сыйфатлар арабыздан югалыр иде.

– Мин-минлектән, мактану, масаю гадәтеннән арынып буламы?

Бу яман сыйфат-гадәтләрдән арыну өчен, иң беренче чиратта, Аллаһ Раббыбызны искә алырга, үзебезнең зәгыйфь, көчсез бәндә икәнебезне танырга кирәк. Раббыбыз Аллаһ – олуг рәхмәт әйләүче. Адашсак, Ул – безгә һидаять бирүче, авырсак, шифа бирүче, ачыксак ризыкландыручы. Раббыбыз Аллаһ – безгә һәр яктан да нигъмәт әйләүче, күркәм сабырлык белән хата-ялгышларыбызны гафу итүче, догаларыбызга җавап бирүче. Адәм баласы Аллаһның нигъмәтләренә шөкрана кылырга тиеш. Аның фарызларын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә кирәк. Элекке заманнарда тәрбия шундый булган: кеше, бай булса да, акчасы, малы-мөлкәте булса да, аны күрсәтергә тырышмаган. Тормышны тәкәбберлек, эрелек, мактану, мал-мөлкәт, әтисенең мөлкәте, җиңел килгән акча белән мактанып, бөтен дөньяга күрсәтеп алып барасы урынга, киресенчә, шөкрана кылып, түбәнчелек белән, Аллаһ Раббыбызның рәхмәтенә, нигъмәтләренә омтылу зарур.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү