Халыкның “кара көн”гә күпме маялары барлыгы ачыкланган

Сораштыруда катнашучыларның күпчелегенең саклык акчасы 100 мең сумга тулмый.

Россиядә яшәүчеләрнең күбесе саклык акчасына гына 3 ай чамасы яши алыр иде. “Росгосстрах Жизнь” компаниясе, “Открытие” банкы һәм А2 үзәге үткәргән тикшеренү мәгълүматлары шундый. Сораштыруда катнашучыларның 79 процент чамасы “кара көнгә” дип җыйган акчага ия. Шуның 58,5 проценты – 100 мең сумга кадәр, 38 проценты – 100 меңнән 300 мең сумга кадәр, 2 проценты – 300 меңнән 1 миллионга сумга кадәр, 1,5 проценты – бер миллион сумнан артыграк күләмдә мая туплаган.

Респондентларның 62 проценты билгеләп үткәнчә, керемнәрен югалткан очракта, алар үзләренең саклык акчаларын 3 ай чамасына җиткерергә мөмкин. 19 проценты – 3-6 ай, 15 проценты – 6-12 ай, 2 проценты – бер елдан 3 елга кадәр, тагын 2 проценты – 3 елдан күбрәк маяга гына яши алачакларын әйткән.


Фикер өстәү