Бер ир авылда яшәүче 93 яшьлек әбине үтереп, акчасын үтеп баручыларга таратып йөргән

2022 елның гыйнвар башында Самара өлкәсенең Антипино авылында 59 яшьлек ир 93 яшьлек әбине үтергән. РЕН ТВ мәгълүматларына караганда, җинаятьче үтергәннән соң аның җыелган пенсия акчаларын алып чыгып киткән.

Ялгыз әбинең гәүдәсе 1 гыйнварда табыла. Күптән түгел тикшерүчеләр фаҗиганың нечкәлекләрен  ачыклаганнар.

Тикшерү барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре верандада ватылган пыяла кисәкләре тапканнар, ирнең йортка ничек керүен ачыклаганнар. Йортта алар бик күп кан эчендә яткан әбинең мәетен тапканнар. Моннан тыш, кул бармагы һәм аяк киеме эзләре, пыяла һәм башка өслекләрдә кан тамчылары, канлы кием-салым һәм 165 мең сумнан артык акча табылган.

Тикшерүчеләр 50дән артык кешедән сорау алганнар. Алар үтерү төнендә һәм икенче көнне дә авылдагы бер ирнең үзен сәер тотуы хакында сөйләгәннәр. Җинаять кылучы элек бурычка биргән кешеләргә дә, гади үтеп баручыларга да акча таратып йөргән. Ирне кулга алганнар, аның җинаятькә катнашы булу ихтималы турында мәгълүмат расланган.


Фикер өстәү