«Яшь егет өлкән яшьтәге картны хөрмәтләсә, Аллаһ картлык көнендә аны хөрмәтләүче кешене билгеләячәк»

Октябрьнең беренче ун көнендә өлкәннәргә аерым игътибар күрсәтелә. Йөрәкләре картаю белмәгән өлкәннәребезгә мөселман өммәтендәгеләр нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Яшь буын тәрбиясендә аларның өлеше нинди?

Бу һәм башка сорауларга җавапны Наил хәзрәт Йосыпов белән эзләдек.

– Диндә өлкәннәргә хөрмәт турында ни диелә? Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) олыларга нинди мөнәсәбәттә булган?

– Өлкәннәрне хөрмәт итү турында Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдистә болай ди: «Кем дә кем кечкенәбезгә карата рәхимле булмаса, өлкән кешебезне олыламаса һәм галимебезнең хакын белмәсә, ул бездән түгел». Ягъни ул Аллаһ һәм Мөхәммәд (с.г.в.) күрсәткән юлдан бармый. Бу хәдис олыларга хөрмәт күрсәтүнең ислам динендә зур урын алып торуын аңлата. Гомумән, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) олыларга карата хөрмәте бөтен тормыш юлында чагыла.

– Мөселман кешесе өлкәннәргә нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш?

– Әйткәнебезчә, Мөхәммәд (с.г.в.)нең тормыш юлына күз салсак, ул үз гамәлләре һәм сүзләре белән безгә барысын да аңлатып калдырды. Иң беренче чиратта, олыларга хөрмәт күрсәтү очрашкан вакытта аларга беренче булып сәлам бирүдә күренә. Ислам әдәбе буенча яшь кеше үзеннән өлкәнрәккә беренче булып сәлам бирергә тиеш. Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Кечкенә олыга, узып баручы утырып торучыга, әз төркем күп төркемгә (беренче булып) сәлам бирә». Икенчедән, сөннәт буенча ризык кабул итүне иң беренче өлкән яки хөрмәтле кеше башларга тиеш. Хүзәйфә (р.г.) әйтә: «Әгәр дә без Мөхәммәд (с.г.в.) белән бергә булсак, ризыкка Аллаһның илчесе кулын сузганчыга хәтле кагылмый идек». Әгәр берәр нәрсә бирергә туры килсә, мәсәлән, сулы савытны, ризыкны, башта өлкән кешедән башларга кирәк. Мөхәммәд (с.г.в.) шулай ди: «Миңа Җәбраил фәрештә өстенлекне өлкәннәргә бирергә кушты». Хәтта мәчеттә җәмәгать белән намаз уку рәвеше дә олыларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтә. Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Кешеләргә имам булып Аллаһның китабын оста укучы (яхшырак белүче) баса. Әгәр аларның укуы бер дәрәҗәдә булса, сөннәтне яхшы белүче, әгәр дә сөннәтне белүдә бертигез булсалар, алданрак һиҗрәт кылучы, әгәр дә инде һиҗрәт кылуда да бертигез булсалар, яше буенча олырагы имам булып баса». Шулай ук намазга тезелгәндә дә иң беренче булып олылар, ә аларның артларына яшьләр һәм балалар баса. Сүз башлаган вакытта сөннәт һәм әдәп буенча беренче итеп бу мөмкинлек олыларга бирелә.

– Хәзер яшь гаиләләр балаларны әби-бабай тәрбиясеннән мәхрүм итә. Янәсе, заманча үстерәләр. Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә өлкәннәрнең роле нинди?

– Яшь буынны тәрбияләүдә өлкәннәрнең роле гаять зур. Бу аларның зур тормыш тәҗрибәсенә ия булулары, дөньяда күпне кичерүләре белән бәйле. Менә шуңа күрә дә алар яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен бирә ала. Аларда тәҗрибә, акыл һәм хикмәт яшьләргә караганда күбрәк. Шуңа Аллаһ Тәгалә һәм Мөхәммәд (с.г.в.) аларны хөрмәт итәргә куша. Әгәр дә яшь кеше үзеннән өлкәнрәккә хөрмәт күрсәтсә, олыгайгач аның үзенә дә шундый ук хөрмәт күрсәтәчәкләр. Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Әгәр дә яшь егет өлкән яшьтәге картны хөрмәтләсә, Аллаһ картлык көнендә аны хөрмәтләүче кешене билгеләячәк».

Шулай ук балалар да әти-әниләренә карата нинди мөнәсәбәттә булсалар, аларның балалары да аларга карата шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Әти-әниләрегезгә изгелек кылыгыз, балаларыгыз да сезгә игелек кылучы булырлар». Әгәр дә кеше яшь вакытта үзенең әти-әнисен санламаса, рәнҗетсә, хакын үтәмәсә, килер бер көн, балалары да аңа шундый ук мөнәсәбәттә булыр. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Кем дә кем яхшылык эшләсә, моның файдасы аның үзенә була, ә кем дә кем начарлык эшләсә, моның зарары үзенә булачак. Синең Раббың колларына әз генә дә гаделсезлек кылмый».

– Өлкәннәр белән сөйләшкәндә нинди әдәп-әхлак кагыйдәләрен истә тотарга?

– Өлкәннәр белән сөйләшкәндә беренче булып исәнләшергә, аңлаешлы, ачык итеп, аның сүзен бүлмичә сөйләшергә, хөрмәт белән «сез» дип мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайда гына булмасын, беренче сүзне өлкән кешегә бирү күркәм гадәт, минемчә. Өлкәннәр белән бәхәскә кермичә, җай, тәртип белән сөйләшү зарур. Шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткәнчә: «Сөйләсәң яхшы сүз сөйлә, булмаса, тик тор».

– Олыгайган көннәрендә, балалары булып та, ялгыз калган әби-бабайлар бар… Ата-анасын махсус, белә торып картлар йортына илтеп тапшыручылар да җитәрлек…

– Картлар йортындагы әби-бабайларыбызны күреп йөрәк сыкрый. Иң гаҗәбе – күбесенең балалары исән-сау. Нинди намус, нинди вөҗдан,  нинди иман белән моны башкарырга мөмкин соң?! Аллаһы Тәгаләгә барчабызның да кире кайтасы бар. Аның алдында җавап тотасы! Аллаһы Тәгалә бездән, һичшиксез, әти-әниебезнең күз яшьләре, аларга карата мөнәсәбәтебез турында сораячак. Изге Китапның ничәмә-ничә урынында ата-ана хакы турында әйтелә. Шуларның бер аятен мисал итеп китерәм. Аллаһы Раббыбыз әйтте: «Синең Раббың хөкем итте, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз һәм әти-әниләрегезгә иң яхшы мөгамәләдә булыгыз». Ягъни ислам диненең иң зур хакы, иң зур тәгълиматы – Аллаһны бер һәм бар дип санау. Без, мөселманнар, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанабыз һәм аңа гыйбадәт кылабыз. Икенче хак итеп Аллаһ Раббыбыз әти-әниләр хакын зурлый. Аларның хакы  Аллаһ хакыннан соң килә. Шуңа күрә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Әти-әнинең ризалыгы – Аллаһ ризалыгы, әти-әнинең ачуы – Аллаһ ачуы», – диде.

– Өлкәннәребезгә олыгайган көндә күңел көрлеген югалтмас өчен нинди киңәшләр бирер идегез?

–  Аллаһ биргән гомергә сөенеп, шөкер итеп һәм узган тормышыгыздан алган тәҗрибәләрегезне бала-оныкларга җиткереп, аларга карата фатыйхада булып,  аларга һәрдаим дога кылып, өлкәннәрнең бит догалары кабул була, озын һәм бәрәкәтле гомер кичерегез.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү