Кыямәт көнендәге мәхшәрне күреп, яшь баланың да чәче агарыр

Дөнья бетү турында сүз әледән-әле чыгып тора. Дини гыйлемнәре зәгыйфьрәк кешеләр, бу сүзләргә ышанып, бер ара кибеттән шәм белән шырпылар алып кайтып куйды, банктан күпләп кредитлар алды. Майя индеецлары алып барган календарьга карап ахырзаман җитәчәк дигән көннәр шуның белән тыныч кына үтеп китте. Коръәндә куркыныч итеп сурәтләнгән Кыямәт көнендә булачак хәлләр күренмәде. Ахырзаманның кайчан җитәчәге билгеле булмаса да, галимнәр аның галәмәтләренә ишарә ясый. Алар нинди билгеләр һәм бу көн турында без нәрсә белеп торырга тиеш? Мәхшәр мәйданында адәм баласын нәрсә көтәчәк? Әлеге сораулар белән без Иске таш мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт ЮНЫСка мөрәҗәгать иттек.

Кече һәм олы кыямәт

– Кыямәт көненең ун зур галәмәте бар. Әмма аңа кадәр әле кечкенә билгеләр булачак. Бөтен хәдис һәм аятьләрне җыйсаң, бөтенесенең саны 131гә җитә. Бүгенге көндә шуның 100е үтәлгән. Галимнәр, 10 зур һәм 31 кечкенә галәмәтләре калды, дип фаразлый. Кайберләре исә, кечкенәләре калмады, зур галәмәтләргә килеп терәлдек, ди. Кечкенә билгеләре үзе өчкә бүленә: булып үткәннәре, бүген бара торганнары һәм киләчәкләре. Бүгенгеләренең ачык мисалы – вакытның тиз үтүе. Рәсүлебез Мөхәммәд, вакытның тизәюен сизәрсез, бер ел – бер ай, бер ай – бер атна, бер атна – бер көн, бер көн – бер сәгать, бер сәгать бер мизгел кебек булыр, дигән. Ялантәпиле шәрә сарык көтүчеләре йортлар салып узышырлар, дигән хәдис тә бар. Монда сүз гарәпләр турында бара. Алар бүген иң зур йортлар салу белән ярыша. Мәккәдә, Дубайда бар алар, соңгысында хәтта бер ярым км биеклектәге йорт күтәрәләр. Җиддә шәһәрендә дә салырга уйлыйлар. Моннан 50 – 60 еллар элек көтүче булган халык хәзер нинди биек йортлар сала! Чүлләр яшеллеккә күмелер, дигән галәмәт инде үтәлде – бүген Мәдинә шәһәре чәчәктә һәм яшеллектә утыра.

– Мөхәммәд пәйгамбәрдән дөнья кайчан бетәчәге турында сорагач, ул ике бармагын күрсәткән һәм моны күпләр нишләптер 2000 ел дип фаразлады. Чынлыкта Пәйгамбәр нәрсәне күз алдында тотып әйткән соң?

– Минем бу дөньяга килүем белән кыямәт көне шушы ике бармак кебек якын, дигән ул. Иң кызыгы – 2000 елда гына түгел, 2011 нчедә дә булды мондый сүз. Ул вакытта дөнья бетү турындагы хәбәр майя кабиләләренең календаре табылгач таралды. 2011 ел ахырында миңа бер гаилә килде. Ире дә, хатыны да – хөрмәтле табиблар. Хатыны, ирем кыямәт көненә әзерләнә башлады, дөрес хәлме бу, юкмы, аңлатыгыз әле, ди. Интернетта исән калу дигән төркем барлыкка килгән, ул да шуның белән мавыгып киткән, атнага ике тапкыр хатынын да, балаларны да ипподромга алып барып, атта йөрергә өйрәтә, имеш, машиналар, самолетлар булмаячак, ат белән генә йөрергә калачак. Су астында яна торган шырпылар, тагын әллә нәрсәләр алып куйган. Гаилә башлыгы әйтүенчә, бер тау мәгарәсеннән майя халкының календарьларын табып алганнар. Ул календарь 2012 ел белән тәмамлана, шуның белән дөнья да бетәчәк икән. Бу сүз дөрес булган очракта да, кыямәт көненнән соң яшәү бөтенләй булмаячак. Кешеләр дә, атлар да үлә. Шәм, шырпыларың беркемгә кирәкмәячәк. Атка атланып кача алмыйсың. Теге ир-ат мине ишетергә дә теләми, акча туплыйм да бункер сатып алам, ди. 2013 елда күрдем мин аны, ничек хәлләрегез, дигән булам. Хәзрәт, майя халкының икенче календарен тапканнар икән, хәзер 2036 елга әзерләнәбез, ди. Ул көннең киләчәген Аллаһтан башка кеше белми, ул календарьларда бернинди дә хакыйкать юк.

– Кыямәт көненең иң зур билгеләре турында да сөйләгез әле.

– Ул көнне кояш көнбатыштан чыгар. Бу җирнең икенче якка әйләнүе белән бәйле булачак. Метеор бәрелү аркасындамы, полюс алышу нәтиҗәсеме – анысын белмибез. Шулай да климатның глобаль җылына баруы хак. Җир йөзендә “Лә иләһә иллаллаһ” дип әйтүче калмаячак. Коръән күккә күтәреләчәк. Аны ачып карыйлар, ул буш булачак. Хаҗ кылучы калмагач, кәгъбәтулланы ишәчәкләр. Кыямәт көне шуннан соң гына киләчәк. Бүген исә әлегә киресе, хаҗ кылырга баручыларның саны артуын, мөселманнарның сафы ишәя баруын күрәбез. Хисап көненә әле вакыт бар, әмма зур һәм кечкенә кыямәт барлыгын онытмыйк. Кече кыямәт ул – кешенең үлеме. Үлгән кеше өчен кыямәт инде башлана. Зур кыямәтне көтеп, кечкенәсе турында истән чыгармыйк. Бункер алып котылу турында уйлаган кешеләрне мин ниндидер блокбастерлар, фантастик кинолар карап хыялланучылар дим. Ниндидер экзотика турында гына уйлыйлар. Кыямәт көненең ничек тасвирлануын ишетсәләр яки укысалар, бөтен галәмнең юкка чыгуы турында белерләр иде. Таулар тетелгән йон кебек очып йөрер, диңгезләр кайнап, ярларыннан чыгар, кояш белән ай кушылыр, бу хәлләрне күреп, хәтта яшь баланың чәче агарыр. Шушы вакыйгалардан соң кырык ел узгач, Аллаһ җирне ак диск итеп ясаган булыр. Шуннан соң гына кешеләр каберләреннән кубарыла.

Гамәл китаплары

– Шуннан һәр кешегә хөкем башланамы?

– Кыямәт көнендә иң элек гамәл китапларын тараталар. Кешенең ике ягында гамәлләрен язып утыручы ике фәрештә бар. Уң яктагысы – Ракиб, сулдагысы Гатид исемле. Ракиб – яхшы гамәлләрне, Гатид начарларын язып бара. Ул язулар күккә атнага ике тапкыр күтәрелә. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе – бу ике фәрештәнең хисап бирә торган көннәре. Күктә бик зур “архив” туплана. Кеше үлгәч, китап язу төгәлләнә, әмма ябылмый. Чөнки аның бу дөньяда эшләп калдырган изгелекләре бар, әйтик, агач утырткан, мәчет төзеткән, күпер эшләгән. Бу игелекле эшләр, ул үлсә дә, китабына күчеп бара. Кешеләр шул гамәл китапларын укый. Галимнәр ул китапларда цифрлы язу булачак ди. Язу 3D форматында бара икән. Син китаптан үзеңнең гамәлләреңне видеодан караган кебек буласың. Шуннан берәм-берәм Аллаһ каршына баралар. Башта иң соңгы кем яшәгән, шулар, ягъни балалар барачак, аннары әти-әниләре. Балаңа хөкем булмыйча, сиңа булмый. Хөкем биргәндә, Аллаһ, китабыңны укыдыңмы, син шуның белән ризамы, дип сорый. Әй Раббым, дөрес инде, гафу ит мине, дисә, Аллаһ аны кичерергә дә мөмкин. Юк, бу гамәлемдә – хатыным, монысында “тещам” гаепле иде, дип килешмәвен белдерсә, Аллаһ аның авызын каплаттыра. Шуннан соң ул кешенең куллары белән аягы сөйли башлый.

– Кешенең Аллаһ белән сөйләшкәнен башкалар ишетеп торачакмы?

– Ишетмәячәкләр. Әмма Пәйгамбәребез, кешеләр турында гайбәт чәчеп йөрсәгез, кыямәт көнендә сезнең дә гөнаһларыгыз ишетелер, ди. Гайбәт сөйләмәүченең гамәлләрен калганнар ишетмәс. Аннары ул көнне кешеләр җәһәннәмнән ничек котылырга дип үзен генә уйлаячак, башкаларда эше булмаячак.

– Гамәл китапларын мизанга куйгач, алар икесе дә тигез булса, кеше кая бара?

– Җәһәннәм белән җәннәт арасындагы Әгъраф тавына менгезәләр. Анда чистарынгач, сират күперенә китә. Сират күпере җәһәннәм өстеннән үтә. Аны кемдер бик тиз, кемдер акрынлап үтә, кемдер шуышып бара. Ә гөнаһлары күп булганнар җәһәннәмгә егылып төшә. Сират күпере караңгы була, әмма аны кешенең иманы яктырта. Маңгайдагы сәҗдәгә киткән урыннан нур чыгып тора. Иманы булмаганнар караңгыда абынып төшеп китә. Сират күпереннән чыкканда укыган Коръәнең, чалган корбаның, игелекләрең ярдәм итә. Аны чыккач, җәннәткә бер адым кала үзара үпкәләшеп аралашмаган кешеләр очраша һәм дуслашалар. Җәннәткә үпкә, ачу белән кермәячәкләр.

Мөхәммәд өммәте өчен бүләк

– Сөякләре таралып беткән кешене Аллаһы Тәгалә кабердән ничек терелтеп чыгарачак?

– Кешенең умыртка сөяге азагында бер күзәнәк үлми кала, череми дә, янмый да, югалмый да. Пәйгамбәребез хәдисендә ул ак күзәнәк дип килә, аңарда кешенең бөтен ДНК мәгълүматы саклана. Немец эмбриологы Ханс Шпеман, койрык сөягендә эмбрион формалашуын ачыклап, 1935 елда Нобель премиясенә лаек булды. Пәйгамбәребезнең хәдисләрен укымаган һәм белмәгән кеше фәнни яктан Рәсүлебезнең хәдисен ачыклады. Кыямәт көнендә яңгыр булып, шул күзәнәктән кешенең тәне яңадан үсеп чыгачак.

– Кабердән кубарылгач, ялангач булачакбызмы?

– Пәйгамбәребездән хатыны Гайшә дә шулай сораган. Ул исә, һәр кешенең үз кайгысы, бер-берләренә карап та тормаячаклар, дигән.

– Кыямәт көнендә Мөхәммәд өммәте өчен бүләк әзерләнгән, ди. Ул нинди бүләк?

– Хисап көне, безнең вакыт белән санаганда, 50 мең елга сузылып, шул вакыт буена халык үз чиратын көтеп торачак. Әмма безнең Мөхәммәд өммәтенә зур нигъмәт була. Бу дөньяга иң соңгылар булып килдек, шуңа беренче соралачакбыз да. Пәйгамбәребез, өйлә белән икенде арасындагы вакыт эчендә чыгып бетәчәксез, дигән.

Рәхмәт күләгәсе

– Мәхшәр мәйданында Аллаһның рәхмәт күләгәсенә кемнәр керә?

– Анда халык чыдамаслык кызу астында басып торачак. Андый эссене беребезнең дә күргәне юк әле. Шунда бердәнбер күләгә чыгар. Ул – Аллаһның рәхмәт күләгәсе. Бу күләгә астына җиде төрле кешеләр керер: гадел җитәкчеләр; кечкенәдән Аллаһ юлында тәрбияләнеп үскән кешеләр; Аллаһ ризалыгы өчен дуслашучылар; калебе белән мәчеткә бәйле булган ирләр; ир-атны – бер хатын яки, киресенчә, хатын-кызны ир-ат зинага чакырып, “Аллаһтан куркам” диеп, гөнаһ эшләмәүчеләр; сәдаканы биргәндә уң кулы биргәнне сул кулы белмәгән кеше; ялгызы килеш Аллаһы Тәгаләгә дога кылганда күзләре яшьләнгән кеше.

– Гадел җитәкче, дидегез, кешенең гадел булу-булмавын билгели торган критерийны һәр кеше үзенчә аңлый бит? Диндә ул ничек билгеләнә?

– Иң элек шуны аңларга кирәк: җитәкче дигәндә, район яки авыл башлыгы күз алдында тотылмый. Үз өендә һәр кеше җитәкче була. Кешедән гаделлек нәрсә ул, дип сорасаң, чынлап та күптөрле җавап алып була. Кемдер, вөҗдан белән яшәү, кемдер законны үтәү, ди. Икенчеләр, шәригатьне үтәү, сөннәт буенча яшәү, дияргә мөмкин. Өч яшьлек бала абыйсына кәнфитне күбрәк бирелгәнен күреп елый. Ул законны да, кодексны да белми. Әмма гадел булмауларын аңлый. Мәче өстәлдән әйбер урласа, аны качып ашый. Тәлинкәсенә салганын койрыгын күтәрә-күтәрә кыенсынмыйча ашый. Хатынына ире тунын да, машинасын да алып бирә, әмма ул нәрсәдәндер канәгать түгел. Аллаһы Тәгалә Коръәндә, галәмне яралткач, тереклек ияләренә гаделлек мизанын куйдык, ди. Шуңа да кеше гадел булмаган әйберне күңеле белән сизә, чөнки гаделлек – Аллаһ тарафыннан кеше күңеленә салынган мизан. Кеше үзенең хатыны, баласы алдындагы хакларын үтәргә тиеш, шул очракта гына гадел була. Җитәкче кеше кул астындагы кешеләрнең хакын үти икән, ул – гадел кеше. Икенчеләре дә җитәкче алдындагы хакларын үтәргә бурычлы. Гаделлек ул – нәрсә белән алдың, шуның белән түләү дә. Сиңа елмайсалар, син дә елмай. Игелек кылдылар икән, син дә игелек белән кайтар. Хатын-кыз иренә үзенең яшьлеген, матурлыгын, сабырлыгын, мәхәббәтен бүләк иткән икән, син дә аңа шуның белән кайтар. Игътибарыңны, вакытыңны, назыңны тунга алыштырып булмый.

– Кыямәт көнендә һәр кешегә биш төрле сорау бирелер ди. Бездән нәрсәләр турында сораячаклар?

– Биш сорауга җавап бирмичә, кешенең аягы баскан урыннан күчмәс дигән хәдис бар. Алар: намаз укыдыңмы; яшьлегеңне ничек үткәрдең; гомереңнең максаты нидә булды; малыңны каян алдың һәм аны кая куйдың; Аллаһ биргән һөнәрне нинди юлда кулландың һәм тәнеңне ничек сакладың. Бу сорауларга җавап бирергә, Аллаһы Тәгалә вәгъдә иткән кыямәт көненә әзер булып торырга тиешбез.


3 фикер

  1. Бу язганнар Кеше уйлары кем ышана ышансын узенень ихтиярында Аллаh ул туры да кешега белемне аз биргэн Корьанне каждый толкует по силе своей вере Аллаху

  2. Мондый кофер суздэн эйтмэгез, аллахтан куркыгыз эзерэк! Корьэндэ язылганнар барысы да туры килеп бара

Фикер өстәү