Исмәгыйль хәзрәт Биккинин: «Зина кылган кыз белән егетнең гөнаһы аларны тәрбияләп үстергән ата-анага да төшә»

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Кем дә кем ике ирене һәм ике аягы арасындагы әгъзаларын хәрамнан тыйса, мин ул кешегә җәннәтне вәгъдә итәм», – дигән. Шул рәвешле диндә зина олы гөнаһ буларак бәяләнә. Әмма, ни кызганыч, бүген бу яман күренеш гадәти күренешкә әверелеп бара. Зина кылучыны нәрсә көтә? Бу гөнаһтан тәүбәгә килеп кенә котылып буламы? «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин белән шул хакта сөйләштек.

– Исмәгыйль хәзрәт, адәм баласы зина турында ниләр белеп торырга тиеш?

– Зина – никахсыз җенси мөнәсәбәткә керү. Ислам динендә ул катгый тыела. Зина алдашу, урлау, кеше үтерү кебек гөнаһлар арасында иң түбән, фәхеш гөнаһлардан санала. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Зинага хәтта якынаймагыз», – ди. Ул җәһәннәмгә, кабахәтлеккә алып бара торган юл булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрендә: «Әгәр бер мөселман кеше зина кылса, шулвакыт аның иманы аннан күтәрелеп тора», – диелә. Ник дигәндә, иман, шушы чиста хис, Аллаһка ышану зиначы кеше белән бер тәндә була алмый. Шул ук вакытта пәйгамбәребез икенче бер хәдисендә: «Әгәр дә халык арасында зина таралса һәм шушы зина ачыктан ачык гадәти хәлгә әверелеп китсә, шулвакыт кешеләр арасында моңарчы күрелмәгән чирләр таралачак, эпидемия шикелле күренешләр булачак», – дигән. Кызганыч, хәзерге заманда зина кайчак гөнаһка да чутланмый. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Әгәр кеше бу дөньяда башка кешенең гомерен өзсә, Аллаһны танымаса, зина белән шөгыльләнсә, шулчак бу дөньяда һәм ахирәттә өстәмә газаплар киләчәк», – ди. Зина кылудан тыелып калган кеше кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләнең гаршене – тәхетенең күләгәсе астында булачак.

– Ир-ат зина кылса, «ир-атка ярый, аның табигате шундый» дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Ир-атның табигате шундый дип, гөнаһларын шулай каплап йөрү дөресме?

– Зина кылган ир-ат та, хатын-кыз да шәригать буенча бер үк дәрәҗәдә гөнаһлы санала. Зина кылучы ир-ат булсынмы, хатын-кыз булсынмы, аларның гади мөселманнарга өйләнергә, кияүгә чыгарга хаклары юк. Алар үзләре кебек зиначы яки ислам динендә булмаган башка кеше белән генә гаилә корырга тиеш. Коръәннең бер сурәсендә шулай диелә. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Әгәр дә сез телегезне, җенси әгъзагызны тыя алсагыз, шулвакыт Аллаһы Тәгалә сезгә җәннәтне вәгъдә итә», – диелә. Зина мәсьәләсендә ир-атларга да бернинди искәрмә юк. Ислам динендә ир-атка ирлек, куәт ул үзенең акылын да, тәнен дә, йөрәген дә кулда тота алсын өчен бирелә. Никахлы хатыны, ире була торып зина кылган кеше тагын да түбәнрәк гөнаһ кылган санала.

– Зинаның нинди төрләре була?

– Зина юктан гына барлыкка килми. Аңа алып бара торган юллар бар. Зинаның төрләре дә әнә шушы юллар буенча аерыла. Беренчесе – тел зинасы. Ир кеше – үзенә хәләл булмаган хатын-кыз, хатын-кыз үзенә хәләл булмаган ир-ат белән аралашу. Бер-берсенә туган тиешле кешеләргә дә җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшү тыела. Икенчесе – күз зинасы. Кешенең ят, гаурәт җирләренә карарга ярамый. Зинага якынайта торган хаталарның иң куркынычы – аулак урында каршы җенес вәкиле белән ялгыз калу. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: «Әгәр сез абыегыз яки энегезнең хатыны белән бер бүлмәдә калсагыз, бу – үлем», – ди. Ислам динендә балалар сабыйлыктан чыга башлагач, 11–12 яшьләр тирәсендә кыз һәм малайларны бер ятакка яткырырга ярамый. Зинаның дүртенче төре – аяк зинасы. Бу очракта кеше үзе махсус зинага бара.

– Кыз авырга узгач, никах укытучылар очрый. Андый никах дөрес буламы? Бу никахта туган бала зинадан туган булып саналамы?

– Мондый никах дөрес була һәм бу бала да ата-анасыныкы, ягъни никахта туган сабый булып тора. Бала туганда ата-ана никахлашмаган булса, ул зинадан туган бала санала. Аллаһы Тәгалә «Әнгам» сүрәсендә: «Бер җан да икенче кешенең гөнаһы өчен йөкне күтәрмәс», – ди. Ягъни һәркем үзенең хатасы өчен генә җавап кайтара. Шуңа күрә зинадан туган баланы да берничек тә шелтәләп булмый. Киресенчә, ислам динендә андый балалар арасында яхшы тәрбия алып, үскәч, галим булган, ислам диненә зур файда китергән кешеләр дә бар.

– Зина кылган кыз белән егетнең гөнаһы аларны тәрбияләп үстергән ата-анага да төшә аламы?

– Әйткәнемчә, Коръәни Кәримдә: «Бер җан да икенче кешенең гөнаһы өчен йөкне күтәрмәс», – диелә. Ләкин пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Кем игелеккә үрнәк булса, игелеккә өйрәтсә, әҗер-савабын алачак. Кем дә кем әшәкелек, кабахәтлеккә сәбәпче булса, үрнәк күрсәтсә, өйрәтсә, бу гөнаһның өлешен дә үзенә алачак», – диелә. Бу хәдис әти-әниләргә дә махсус бер искәрмә булып тора. Алар балаларга зинаның нәрсә икәнен аңлатмаса, гаурәт урыннарын капларга, ят урыннарга карарга ярамавын өйрәтмәсә, үзенең яшь вакытта булган кызлары, егетләре турында мактанып утырса, бу баланың зинага карата йомшак каравына сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә ата-ана баласына тиешле дәрәҗәдә тәрбия бирмәсә, бала кылган зинаның гөнаһы ата-ана җилкәсенә дә төшәчәк. Ул үзенең баласы өчен Аллаһы Тәгалә каршында җаваплы.

– Зина кылган кеше тәүбәгә килсә, аның бу гөнаһы кичереләме?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Зина, кеше үтерү, Аллаһка карата тиңдәш китерү кебек гөнаһлар өчен кеше бу дөньяда да авырлыгын күрәчәк. Ахирәттә дә аларга газап үсәчәк, иллә дә мәгәр шул кешеләр кайсылары Аллаһ каршында тәүбә китерергә, ихластан гафу үтенергә көч таптылар», – ди. Кеше бу дөньяда нинди генә гөнаһ кылса да, аның Аллаһка кайтырга, гафу үтенергә хакы бар. Шул ук вакытта әгәр дә кеше зинага карата тәүбә китермәсә, кыямәт көнендә аны ачы газап көтә.

– Зина кылучының гөнаһы аның җиде буынына кадәр күчеп барачак, диләр. Бу дөрестән дә шулаймы?

– Имам Шәфигый: «Бел: синең зинаң ул – бурыч шикелле. Бурычны йортыңдагы гаиләң белән кайтарырга туры киләчәк», – ди. Мөселман галимнәренең бер ише аның белән килешә, икенчеләре моңа каршы килә. Зиначы кеше гаиләсенә тәрбия бирми. Ул, киресенчә, шушы зина белән горурланырга мөмкин. Икенчедән, хатынын, балаларын зинадан сакламый. Бу да аның гаиләсе зинага керүгә бер сәбәп булырга мөмкин. Әгәр ата-ананың берәр кимчелеккә ятышлыгы бар икән, ул балаларга да күчәргә мөмкин. Һәр яңа туган сабый дөньяга чиста һәм пөхтә булып аваз сала. Аны ата-анасы боза. Хәрам ризык ашатып, каршында яман үрнәк күрсәтеп, аларга дөрес булмаган тәрбия биреп эшли алар моны.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү