Казанның Чехов урамында иске үрнәктәге паспортлар бирү вакытлыча туктатылган

Шәһәрнең башка миграция подразделениеләренең документларны кабул итү һәм тапшыру эше гадәттәгечә алып барыла.

Казанның Чехов урамында (8/2 йорт) миграция мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү вакытлыча туктатылган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иске үрнәктәге паспортлар бирү урыны вакытлыча Товарищпеская урамына (28/70 йорт) күчәчәк. Документ, 14.00 сәгатьтән башлап, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе “Вишневский” полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлегендә биреләчәк.

Шәһәрнең башка миграция подразделениеләре (документлар кабул итү һәм тапшыру буенча) түбәндәге адреслар буенча эшли:

— Михаил Миль урамы, 63а (Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе);
— Побежимов ур., 39 й. (“Авиастроительный” полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлеге);
— Патрис Лумумба ур., 52 (“Гвардейская” полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлеге);
— Комаров ур., 14 ( “Танкодром” полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлеге).


Фикер өстәү