4 нче ноябрьдә Казанда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

 4 нче ноябрьдә, Казан Мәрьям Ана иконасы бәйрәмендә, башкалада традицион тәре йөреше узачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

7:00дә Казан Кремленең Благовещение соборында тантаналы молебен башлана. Аннары дин тотучылар Благовещение соборыннан Батурин, Карл Маркс, Миславский урамнары буенча Богородица монастырена кадәр узачак.

Төп тантаналар Казан Богородица ирләр монастыренда, 1959 елда Изге Богородицаның могҗизалы образы туган урында узачак. Яңадан төзелгән соборда гыйбадәтне Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл алып барачак. Мәрьям Анасы акафисты белән төнге уяулык 3 нче ноябрьдә – 17:00 сәгатьтә, ә Илаһи литургия 4 нче ноябрьдә 9:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.

Шәһәр Башкарма комитеты карары нигезендә, 4 нче ноябрьдә 7:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда транспорт хәрәкәте һәм тукталышы чикләнәчәк:

Кремль урамы, Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр;

Профсоюз урамы, Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр;

Беренче Май мәйданыннан съезд, Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр;

Бауман урамы, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр;

Батурин урамындагы Меңьеллык мәйданына съезд;

Батурин урамыннан Кремль дамбасына съезд;

Батурин урамы, Кремль дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр;

Большая Красная урамы, Япеев урамыннан Батурин урамына кадәр;

К.Маркс урамы, Лобачевский урамыннан Батурин урамына кадәр;

Япеев урамы, Дзержинский урамыннан Большая Красная урамына кадәр (кирәк булса);

Миславский урамы, К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр.

Шулай ук 3 нче ноябрьнең 20:00 сәгатеннән 4 нче ноябрьнең 13:00 сәгатенә кадәр Миславский урамы буенча, К.Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр булган участокта хәрәкәт чикләнәчәк.


Фикер өстәү