Мобилизациядән качучыларга 500 мең сумга кадәр штраф түләтергә яки 5 елга ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырудан баш тартучыларга җинаять җаваплылыгы кертелергә мөмкин.

Мондыйларга 200-500 мең сум күләмендә штраф салу, 5 елга кадәр мәҗбүри эшләргә җибәрү яки 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала.

Закон проекты авторлары – “Бердәм Россия” вәкилләре – Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов, Федерация Советының Оборона комитеты рәисе Виктор Бондарев, Дәүләт Думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Василий Пискарев һәм аның урынбасарлары.


Фикер өстәү