Путин бушлай газлаштыру программасын озайтырга кушты

 Россия Президенты Владимир Путин социаль газлаштыру программасын озайтырга һәм ил халкына газ җиһазлары урнаштыруга субсидия бүлеп бирергә кушты. Бу хакта дәүләт Кремль порталындагы йөкләмәдә әйтелә.

Хөкүмәт белән «Газпром» программаны озайту һәм аның тәртибе турында доклад белән чыгыш ясаячак. Аны әзерләү өчен 2023 елның 15 гыйнварына кадәр вакыт бирелгән.

Шулай ук төбәк башлыкларына Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәт ветераннарына һәм инвалидларына, һәлак булган ветеран гаиләләренә, күп балалы гаиләләргә, аз керемле гражданнарга газ җиһазлары урнаштыру һәм участокта эшләү өчен субсидия бирергә тәкъдим итте илбашы. Аны алу өчен программада катнашучыга гариза язып җибәрергә генә кирәк.


Фикер өстәү