Солдатка киткәнче. Мәктәп укучыларын корал тотарга әзерләү кирәкме?

Киләсе уку елыннан укучыларны хәрби әзерлеккә өйрәтә башламагайлары. Аерым фән итеп түгел, Тормыш иминлеге нигезләре (ТИН), ягъни ОБЖ дәресләрендә. Хәзерге вакытта аны яңа федераль белем бирү стандартларына кертү турында сүз бара. Әлеге сәгатьләр егетләрнең солдатка әзерлеген, илне саклау теләген арттырырмы?

Октябрь аенда Дәүләт Думасы депутатлары Россия Мәгърифәт министры Сергей Кравцовка хәрби әзерлек дәресен мәктәпләргә кире кайтару тәкъдимен җиткергән иде. Депутатлар белдергәнчә, совет чорында укучыларга 60 ел буе әнә шундый фән укытылган. «Укытучылар – офицерлар. Алар белән укучылар автомат җыярга, противогаз кияргә, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнде. Шулай ук илнең кораллы көчләре тарихын сөйләделәр», – дип белдерә идея авторлары.

Бу эшне ТИН дәресендә оештырырга ниятлиләр. Бүген исә, тормышта иң кирәкле фән булса да, мәктәпләрдә аңа игътибар җитми. Әлеге дә баягы БДИга кирәкле фәннәр үзенекен итә. Тик укытучыдан да күп нәрсә тора. Кайберләре дәрес белән генә чикләнмичә, кызыксындыру юлларын таба белә.

– Югары сыйныфларда болай да хәрби әзерлек нигезләрен өйрәтәләр. Анда автомат сүтеп җыю, граната үзенчәлекләрен, тактик әзерлек, стройда йөрү тәртибен һәм башкасын өйрәтәбез. Тик атнага бер сәгать кенә җитми. Башка илләрдә кечкенә сыйныфтан ук моңа өйрәтә башлыйлар, – ди Балтач районындагы Иске Салавыч лицееның ТИН һәм физкультура укытучысы Ранил Гыйләҗев. – Егетләр генә түгел, кызлар да ТИНне якын итә. Спортзалда пневматик мылтыктан аталар. Февраль аенда оборона-спорт айлыгы үтә, «Аҗаган» уеннары уздырабыз. Анда җиңгән сыйныф Казанга бер көнлек экскурсиягә бара.

Татарстанның халык укытучысы, Биектау районының Дөбьяз мәктәбендә ОБЖ дәресеннән белем бирүче, «Булачак солдат» түгәрәге җитәкчесе Радик Жиһаншин заманында башлангыч хәрби әзерлек (НВП) дәресләрен укыткан. Шуңа күрә ул үткән белән бүгенгене чагыштыра ала.

– Армиядә бер ел хезмәт итү – бик аз ул. Мәктәптә алдан әзерләсәләр, бик әйбәт инде. «Кисәтелгән – сакланган», – дип әйтәләр бит. Армиягә белеп барганда, егетләргә хезмәт итү җиңелрәк була. Кайткач, рәхмәт әйтә иделәр миңа. Хәрби хезмәттә бирелгән характеристикаларын әле дә альбомда саклыйм. Хәрби әзерлек дәресләре элек атнага ике тапкыр керә иде. Хәзер дә тормыш иминлеге нигезләре кысасында бар ул. Әмма бик аз, күбрәк иминлеккә игътибар бирелә. Анда стройда йөрү, атарга өйрәтү, тактика…  Элек исә дәресне армиядә солдатны «Яшь сугышчы» курсында өйрәткән кебек уздыра идек. Хастаханәдән табиб килеп, кызларга медицина буенча белем бирде, – ди Радик Җиһаншин.

Элеккеге армия белән хәзергесен дә чагыштырып: «Хәзергесе бик җиңел. Беренчедән, бер ел. Икенчедән, төшке аштан соң пионер лагерьдагы кебек бер сәгать йоклау… Шуңа күрә хәрби операция вакытында да аларга әзерлек җитми. Бер ел эчендә танк, ракетаны ничек өйрәнеп бетеп булсын?! Ике ел хезмәтне кертмәячәкләр, әлбәттә. Әмма моны дәресләрдә яхшылап өйрәтергә кирәк», – дигән фикердә ул.

Патриотик хисне дә мәктәпләрдә әләм күтәреп яки төшереп кенә арттырып булмый дип саный ул. «Атнага өч тапкыр «Булачак солдат» түгәрәгенә йөрүче укучыларымда бик көчле бу хис. «Юнармия» ярышларына йөриләр, шуның эчендә кайнашалар. Теория өйрәнеп, ватанпәрвәрләр тәрбияләп булмый», – ди Радик Җиһаншин.

Татарстан «Юнармия» хәрәкәте штабы башлыгы урынбасары Илһам Мидхәтовның да әлеге тәкъдимгә карата фикерен сораштык.

– Бүгенге ТИН дәресләре яшьләрне илне сакларга өйрәтми. Шуңа күрә элек булган башлангыч хәрби әзерлек фәнен мәктәпләргә кире кайтарырга кирәк. Атнага бер сәгать керә иде ул. Кызлар медицина белеме тупласа, егетләр Ватанны сакларга өйрәнде. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, биш көнлек кыр җыеннары үткәрелә иде. Басуда окоп казый идек, – дип искә ала Илһам Мидхәтов. – Хәрби әзерлек дәресләрен түгәрәк итеп кенә калдырырга ярамый. Мәҗбүри булмагач, анда балаларның барысы да йөрмәячәк. Бүген яшь буынга патриотик хисне әкренләп кайтарабыз. «Юнармия» хәрәкәтенең файдасы зур. Тик әлеге хәрәкәттә укучыларның 4 проценты, ягъни 34 меңе генә шөгыльләнә. Республикада исә 400 меңнән артык укучы бар. Кызыклы чаралар уздырабыз, бер-берсеннән күреп, башкалар да кызыгып языла.

Ярамаган тагын дип, тормыш иминлеге дәресләренә башка фән укытучыларын билгеләгән мәктәпләр дә юк түгел.

– Мәктәптә укыганда 10 нчы сыйныфта гына ТИНне профильле белеме булган кеше укытты. Башка елларны дәрескә йә технология укытучысы, йә тагын башкасы керә иде. Һәм бу – безнең авыл мәктәбендә генә түгел, бөтен район буенча күзәтелгән хәл. Чыннан да, яхшы, белемле ТИН укытучысын табу авыр хәзер, – ди кичәге студент Ильяс Баһауов.

Аның фикеренчә, әгәр дә балаларны мәктәпләрдә хәрби әзерлеккә өйрәтә башлыйлар икән, димәк, ил сәясәте дөрес юлдан тайпылган. «Укучыларга, миңа калса, гуманлылык кыйммәтләрен төшендерергә кирәк. Һәм шул очракта гына киләчәк буын кулына корал тоту турында бөтенләй уйламаячак», – дигән фикердә ул.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү