Отоларинголог Айгөл Газизова: «Спрей, тамчыларны 5–7 көннән дә артыграк кулланырга ярамый»

Вируслы авырулар баш калкыткан чорда борынга томау төшү – киң таралган күренеш. Ахыргача дәвалап бетермәсәң, ул борын куышлыгы ялкынсынуга (гайморит) ук китерергә мөмкин. Вакытында чарасын күрмәсәң, анысы тагын да куркынычрак, дип кисәтә белгечләр. Гайморит турында без нәрсәләр белеп торырга тиеш? Табиб-отоларинголог Айгөл Газизова шул хакта сөйләде.

Нидән гыйбарәт? Гайморит – борын куышлыгының ялкынсынуы. Ул, гадәттә, салкын тигәндә дөрес дәваланмаган  яки тиешенчә дәваланып бетмәгәндә пәйда була. Хроник гайморит борын куышлыгында сыекча тулган шеш (киста), полип булганда, борын бүлгесе кәкрәйгән очракта барлыкка килә. Тешләрен дөрес тәрбияләмәгән, вакытында дәваламаган кешеләр дә еш кына гаймориттан интегә.

Билгеләре нинди? Гайморит вакытында кеше маңгай өлешендә баш авыртудан зарлана. Иелгәндә, борыннан яшел-сары, куе, үлекле бүлендекләр чыга. Алардан сасы ис тә килергә мөмкин. Гайморит вакытында борынга томау төшү, тыңкышлану, борын шешү кебек билгеләр дә күзәтелә. Хроник гаймориттан интегүчеләрдә бу билгеләр өч айга бер тапкыр кабатланып тора.

Ничек дәваларга? Гайморитның кискен, хроник, вируслы, бактериаль, гөмбәле төрләре билгеле. Аларны дәвалау ысуллары бер-берсеннән аерыла. Дөрес дәваламаган очракта бер төрдәге гайморит икенче төрлегә әверелә ала. Әйтик, үз белдегең белән дәваланган очракта бактериаль гайморит вируслыга әйләнә. Шуңа күрә аны табиб белән киңәшләшеп кенә дәваларга рөхсәт ителә. Сүз уңаеннан, әгәр гайморит борындагы киста аркасында барлыкка килсә, аны алып атмыйча, чирдән котылып булмаячак.

Коронавирустан соң өзлегү була аламы? Юк, гайморит белән коронавирус арасында бернинди бәйләнеш тә юк.

Мунча керергә ярыймы? Гайморит вакытында мунча керергә ярый. Әмма борынны тоз, ингаляция кебек ысуллар ярдәмендә җылытырга ярамый. Болай эшләгәндә чир азып, ялкынсыну тагын да көчәячәк.

Борын куышлыгын тикшерү куркынычмы? Гайморит вакытында бер тапкыр борын куышлыгын тиштерсәң, аны гел тиштереп торасы булачак, дигән фикер яши. Әмма бу – уйдырма. Безнең белгечлек табибларының үзәгенә үткән мәсьәлә бу. Беренчедән, без бу тишемне сөякнең иң нечкә урынында ясыйбыз. Бер айдан инде аның эзе дә калмаячак. Вакытында тишмәсәң, сулыш юлы белән борын куышлыгы арасында җыелган үлек шул урында тыгызланып тупланачак. Нәтиҗәдә, хроник гайморит пәйда булачак.

Томау төшкәндә, кан тамырларын киңәйтә торган тамчы, спрейлар куллану нәрсәсе белән куркыныч? Организм аларга бик тиз ияләшә. Алар, иң беренче чиратта, әнә шул яктан куркыныч тудыра. Шуңа күрә мондый спрей, тамчыларны 5–7 көннән дә артыграк кулланырга ярамый.

Гайморитны кисәтү өчен табиб киңәшләре

  1. Салкын тию, грипп кебек авыруларны йоктырган очракта тиешенчә, ахыргача дәваланып бетегез.
  2. Даими рәвештә теш табибына барып, кариес, казналык авыруларын вакытында дәвалап торыгыз.
  3. Тузанлы, коры һавалы урыннардан читтә булыгыз.
  4. Иммунитетны ныгыту өчен, сезонлы яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз.
  5. Инфекцияле чирләр котырган чорда кеше күп җыелган урынга чыкканда, битлек кияргә онытмагыз.
  6. Көн дәвамында чиста су эчү дә файдалы. Ул борын куышлыгының лайлалы тышчасын дымландырып торырга ярдәм итә.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү