«Зур этнографик диктант» язу өчен 192 мәйданчык оештырыла

3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Россиядә «Зур этнографик диктант» уза. Ел саен үткәрелә торган чарада быел катнашучылар саны тагын да артыр дип көтелә.  

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтүенчә, быел республикада диктант язу өчен 192 мәйданчык оештырыла.

– 2016 елда Россиядә диктантны 90 меңгә якын кеше язса, узган ел катнашучылар саны 2,5 миллионнан артып китте. Узган ел республикада диктантны 30 мең кеше язды. Бу әлеге акциягә кызыксынуның елдан-ел артуын күрсәтә. Быел без бу күрсәткечне ике, хәтта өч тапкыр арттырырга җыенабыз. Акциянең максаты – илебездә яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышу, – диде министр урынбасары.

«Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы» иҗтимагый оешмасы рәисе Тимур Кадыйров әйтүенчә, 4 ноябрьдә «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә  600 кеше диктант язачак.

– Диктант җиңел булмаячак. Бу диктантны язган кешедә, чыннан да, илебез халыкларының мәдәниятен алга таба өйрәнү теләге туачак, – диде ул.

Диктант биремнәре 30 сораудан гыйбарәт. Егермесе һәркем өчен гомуми булса, унысы аерым төбәкләргә кагылышлы. Аларга җавап бирү өчен 45 минут вакыт бирелә. Дөрес җаваплар акциянең сайтында 11 ноябрьгә кадәр урнаштырылачак.

Казан федераль университетының антропология һәм этнография кафедрасы доценты Елена Фролова фикеренчә, бу чараның асылы – барлык сорауларга да дөрес җавап бирүдә түгел, ә кызыксыну уятуда.

Акциядә катнашу өчен төбәкләрдәге диктант мәйданчыгына килергә кирәк. Андый мөмкинлек булмаган очракта, «Зур этнографик диктант» сайтында (www.miretno.ru) онлайн-тест узарга мөмкин.

Ләйсән Сафина

 

 

 

 


Фикер өстәү