Казанда халыкара этнографик диктант язачаклар

Казанда яшәүчеләр ел саен үткәрелә торган «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясендә катнаша алачаклар. Үз белемнәрен 3 нче ноябрьдән 8 нче ноябрьгә кадәр онлайн һәм оффлайн-форматта тикшерергә мөмкин булачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Акция Россиядә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә кешеләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Әлеге белем ил халыкларының татулыгын, этникара тынычлыгын һәм милли бердәмлеген ныгыта, шулай ук гражданнар арасында этнографик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрә.

Диктант рус, инглиз һәм испан телләрендә тәкъдим ителә. 16 яшьтән кечерәк катнашучыларга  – 20 гомумфедераль сорауга, калганнарына 30 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. 20 бирем һәркем өчен дә бер үк булачак, ә 10 ысы – Россиянең һәр субъекты өчен уникаль. Диктант нәтиҗәләре буенча максимум 100 балл җыярга мөмкин. Барлык сорауларга да 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк. Дөрес җаваплар акциянең сайтында 11 нче ноябрьгә кадәр урнаштырылачак.

Акциядә катнашу өчен төбәк оештырган диктант мәйданына килергә кирәк. Диктантны онлайн рәсми сайтта язарга мөмкин булачак. Тулырак мәгълүмат сайтта һәм «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемдә урнаштырылган.

Зур этнографик диктант Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә. Ел саен акция, яшенә, белеменә, диненә һәм гражданлыгына карамастан, Россия һәм чит илләрнең миллионлаган халкын берләштерә.

Диктант беренче тапкыр 2016 елның 4 нче октябрендә үтте. Ул вакытта акциягә 90 мең россияле кушылды. Узган ел катнашучылар саны Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 95 иленнән 2,5 млн кешедән артып китте. Диктант барлык континентларда да үтте. Иң экзотик мәйданчык Халыкара космик станция булды: үз белемнәрен космонавт Сергей Прокопьев тикшерде, дип хәбәр иттеләр акциянең оештыру комитетында.


Фикер өстәү