Россия Дәүләт Думасына кайбер категория гражданнарга мобилизацияләнүне кичектерү турындагы чираттагы закон проекты кертелде.
Әлеге тәкъдимнең авторы КПРФ фракциясе депутаты Михаил Матвеев. Ул моңа кадәр армиядә хезмәт итмәүчеләрне, фән докторларын һәм кандидатларны мобилизациядән азат итү тәкъдиме белән чыкты.