Коткару боҗрасын кем бирер? Татарстанда халык саны кими

2050 елга республика халкы 100 мең кешегә кимергә мөмкин. Татарстан Фәннәр академиясенең гаилә һәм демография үзәге белгечләренең быел игълан иткән фаразлары бу. Ачы хакыйкать чынга ашып маташа бугай инде. Татарстанстат китергән санлы мәгълүматларга ышансаң, республикада яшәүчеләр саны, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, кими башлаган.

Санлы фаразлар

Иң элек 2021 елгы саннарга күз салыйк. Бу вакытта республикада 3 894 120 кеше яши дип исәпләнгән. Шуларның 2 994 450се – шәһәр халкы. Район-авылда яшәүчеләр – 899 670 кеше. Быелгы саннар үзгәрәк. 2022 ел башына республикада яшәүчеләр саны 3 886 395не тәшкил итә. Шәһәрдә яшәүчеләр саны 2 986 674 булса, район-авыл халкы – 899 721 кеше.

Куандыра торган күренеш бар: сала халкы арткан. Әмма ике ел күрсәткечләрен чагыштырып карасак, халык саны 7725 кешегә (0,2 процентка) кимегән булып чыга.

Сүз уңаеннан, мондый статистика икенче ел күзәтелә инде. 2020 елны искә алсак, республикада яшәүчеләр саны 0,22 процентка яисә 8,77 мең кешегә кимегән иде. Ә моңа кадәр, 2007 елдан башлап, Татарстан халкы артып торды. Әйтик, 2016 елда арту күрсәткече 16,52 мең кешегә җиткән иде.

Нишләргә?

Кимүне ничек туктатырга соң? Хәер, бу инде мәңгелек сорауга әйләнеп бара һәм аңа җавап та күптән билгеле кебек. Белгечләр дә халык санын арттыруның төп юлларын икътисади һәм геосәяси тотрыклылык, иртәгәге көнгә ышаныч булуда, яңа гаиләләр оешуда күрә. Бу күрсәткечләргә ирешәбез икән, гаиләләрдә балалар да туачак, кешеләрнең сәламәтлеге дә булачак, гомер озынлыгы да кисәк кенә кимемәячәк. Салага гына яисә калага гына таянырга ярамый.

Татарстанның 2017–2028 елларга Бюджет фаразы мәгълүматларына караганда, республикада даими яшәүчеләр саны 2030 елга 3 899 800гә җитәргә тиеш. Төбәктә мондый уңай динамикага миграция үсеше һәм туучылар саны арту хисабына ирешергә мөмкин, дип ышаналар.

Миграция димәктән, соңгы елларда ил-көнне уяулыкка сынап торган вакыйгалар бу күренешкә дә йогынты ясамый калмады, билгеле. Коронавирус пандемиясе котырган вакыт, дисеңме, хәзер исә – өлешчә мобилизация, хәрби операция шаукымы. Шулай да Татарстанның бу юнәлештә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, хәле яхшырак: 2022 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча республикада миграция үсеше теркәлгән һәм 3778 кешене тәшкил иткән. Бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 процентка артыграк дигән сүз. Былтыр бу сан 3440 иде.

Ә балалар туу ни бирер? Татарстан Фәннәр академиясенең гаилә һәм демография үзәге әзерләгән фаразларга караганда, 2033 елга республика халкы 4,4 миллион кешегә җитәргә тиеш дигән өметләр булган.

– Моңа репродуктив, ягъни нәсел калдырырга сәләтле контингент өлеше арту бәрабәренә ирешергә мөмкин иде, – ди үзәк директоры, социология фәннәре докторы Чулпан Илдарханова. – 2020 ел исә барысына да үзгәрешләр кертте. 12,9 меңләп кешегә кимедек. Пандемия демографиягә бәйле киләчәкне тагын да томанландырды.

Бала табып кына халык саны артуга әллә ни ирешеп булмаячак, дип саный белгеч. Ник дигәндә, 1990 еллардагы «демографик упкын» буыны үсеп җитте. 1990 елдан башлап туган кыз балалар – булачак аналар санына таянып фаразласак, 2033 елга кадәр Татарстанда бәби алып кайтучылар саны кимеячәк. Шулай да, республика өчен әле дә баласызлык сирәк күренеш булып кала бирә.

Хатын-кызларда гына булса икән хикмәт. Белгечләр, ир-атларның үлем очраклары күп булу демография фаҗигасенә илтергә мөмкин, дип фаразлый. Бу исә ир-ат сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә медицина мөмкинлекләрен көчәйтүне дә сорый. Кыскасы, аларны да кадерләр чак җитте.

Ана капиталын яңартырга, ир-атлар үлемен киметергә. Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белгечләре ил күләмендә кеше санын арттыру буенча шундый тәкъдимнәрен җиткергән иде. Бер караганда, кайсы төбәккә дә батарлык кагыйдәләр инде бу. Академия белгечләре әйтүенчә, кешеләргә үзләренең икътисади һәм репродуктив мөмкинлекләрен тулысынча чынга ашырырлык шартлар тудыру кирәк. Сәламәтлек саклау тармагында да үзгәрешләр таләп ителә. Нигездә физик активлык, дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше кебек чаралар булырга тиеш. Моңа исә мотивация кирәк. Социаль гарантияләр, матди ярдәм чараларының әһәмияте турында әйтеп тору да кирәкмидер.

ФИКЕР

Роберт Гордеев, Буа районындагы Ырынгы (Рунга) авылы җирлеге башлыгы:

– Бездә бәхетле яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган. Соңгы елларда төзекләндерү эшләре күп башкарылды. Яңартылган мәдәният йорты да, китапханә дә, урта мәктәп тә бар. Спорт һәм балалар мәйданчыклары эшли. Юллар да төзек. Зиратны да тәртиптә тотабыз. Үзара салым акчасының файдасын күрәбез. Ярдәмләшеп тора торган хәлле авылдашлар да бар. Салада яшәрлек, аны яшәтерлек шартлар бар, кыскасы. Киләчәк өчен эш күп, планнар зурдан. Шәһәр халкы да авылга тартыла башлады. Буш торган йортларны сатып алып, бирегә кайтып төпләнүчеләр бар. Алар кайткач, бала-чагасы да кайта, билгеле. Җәйге вакытта алар да авылдагы китапханәгә, уен мәйданчыкларына йөри. Әби-бабайларына кайткан шәпкә биредә балалар бакчасын, мәктәпне тәмамлаган балалар да бар әле. Гомумән, шәһәр фатирын калдырып торып, авылны сайлау тенденциясе күзәтелә.

Рамил Мөхетдинов, «Җидегән чишмә» Арча театры җитәкчесе (Наласа):

– Статистикага күз салсаң, безнең җирлектә бераз кеше кимегән булып чыга. Бу саннарга карап аптырап калдым әле. Әмма статистикага каршы барып булмыйдыр. Ләкин безнең авылны, башкалары белән чагыштырганда, үсештә дип саныйм. Ул район үзәгенә дә якын. Әйтик, минем өйдән эшкә баруым – нибары 11 чакрым. Авылда яшьләр саны да аз дип булмый. 11 еллык мәктәп, өр-яңа балалар бакчасы бар, 40 урынга исәпләнгән. Белем ала, тәрбияләнә торган балалар – барысы да Наласаныкы бит! Яңа өйләр салалар. Әйтик «Сервис агро» ширкәтенә караган «Игенче» агрофирмасы үз хезмәткәрләренә биш өй салып бирде. Моннан тыш та йорт салучылар күп. Инфраструктура бар бит. Тырышып, горурланып яшәргә генә кирәк!

 2022 ел башына Татарстан районнарында халык саны

Район исеме Халык саны
барлыгы шул исәптән
каладагылар авылдагылар
Әгерҗе

 

33936 19628 14308
Азнакай

 

57765 41157 16608
Аксубай 26959 9573 17386
Актаныш 28148 28148
Алексеевск 24522 11695 12827
Әлки 18177 18177
Әлмәт 207966 168492 39474
Апас 18954 5398 13556
Арча 49798 20018 29780
Әтнә 12532 12532
Баулы 33196 21372 11824
Балтач 32774 8402 24372
Бөгелмә 100093 84925 15168
Буа 39957 19821 20136
Югары Ослан 16052 1177 14875
Биектау 54511 54511
Чүпрәле 20734 20734
Алабуга 85825 74181 11644
Зәй

 

 

51877 38486 13391
Яшел Үзән 165726 124080 41646
Кайбыч

 

 

12828 12828
Кама Тамагы 14342 7424 6918
Кукмара 50227 17699 32528
Лаеш 55530 8789 46741
Лениногорск

 

79129 60717 18412
Мамадыш 40451 15796 24655
Менделеевск 29273 21606 7667
Минзәлә 26962 16713 10249
Мөслим 18748 18748
Түбән Кама 275816 254633 21183
Яңа Чишмә 12046 12046
Нурлат 53400 31006 22394
Питрәч 53730 53730
Балык Бистәсе 24165 7734 16431

 

 

 

Саба 30458 8906 21552
Сарман 33253 12321 20932
Спас 17961 8041 9920
Тәтеш 20524 10601 9923
Тукай 45514 45514
Теләче 13571 13571
Чирмешән 17984 17984
Чистай 73766 58228 15538
Ютазы 19676 10516 9160

 

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү