25 октябрь ниләр белән хәтердә калды?

Россия Федерациясе таможнячылары көне

Россия Федерациясе указы белән 1995 елның 4 августында гамәлгә куела. Бу дата ике тарихи вакыйгага бәйле. 1653 елны патша Алексей Михайлович таможняга пошлина кертү турындагы указга кул куя. Бу Россиядә таможня системасына нигез салу дип бәяләнә. Ә 1991 елны Президент Борис Ельцин указы белән РСФСР дәүләт таможня комитеты гамәлгә куела. Ул 2004 елдан Федераль таможня хезмәте дип атала башлый.

Кояш тота

Кояш һәм ай тоту 6 айга бер тапкыр була. Бу вакытта күк җисемнәре Кояш, Җир һәм Ай бер рәткә тезелә. Уртада Ай калса, Кояш тота, ә инде Җир булса, Ай тоту күзәтелә. 25 октябрьдә өлешчә Кояш тоту була.

Могҗизалар кыры

32 ел элек (1990) “Могҗизалар кыры” беренче тапкыр эфирга чыга. Башта программаны Владислав Листьев алып бара, ә 1991 елның 1 ноябреннән аның алып баручысы – Леонид Якубович. “Бу – “Колесо Фортуны” дип аталган Америка программасының аналогы. Аның исемен Владислав Листьев “Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары” дигән әкияттән ала. Эфирга 1300 дән артык тапшыру чыга.

Сугыш беткән көн

100 ел элек (1922) Россиядә Гражданнар сугышы тәмамлана. Биш ел барган бу сугыштан соң ил җимереклек эчендә кала. Россия Эстония, Латвия, Литва, Польша, Белоруссия, Көнбатыш Украина, Бессарабия һәм Әрмәнстанның бер өлешен югалта. 13 миллионнан артык кеше үлә. Халык хуҗалыгына килгән зыян 50 миллион алтын сум белән исәпләнә.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү