25 октябрь ниләр белән хәтердә калды?

Россия Федерациясе таможнячылары көне

Россия Федерациясе указы белән 1995 елның 4 августында гамәлгә куела. Бу дата ике тарихи вакыйгага бәйле. 1653 елны патша Алексей Михайлович таможняга пошлина кертү турындагы указга кул куя. Бу Россиядә таможня системасына нигез салу дип бәяләнә. Ә 1991 елны Президент Борис Ельцин указы белән РСФСР дәүләт таможня комитеты гамәлгә куела. Ул 2004 елдан Федераль таможня хезмәте дип атала башлый.

Маркетологлар көне

Маркетологларның һөнәри бәйрәме Россиядә, Белоруссиядә һәм БДБның башка илләрендә ел саен 25 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу дата 1975 елда СССР Тышкы сәүдә министрлыгында маркетинг һәм реклама идарәсе оештырылган көнгә туры килә.

Россиядә кабель сәнәгате хезмәткәрләре көне

Бүгенге һөнәри бәйрәм датасы 1879 елның 25 октябрендә булган вакыйгага бәйле. Бу көнне Сименс һәм Гальске (Siemens & Halske) немец электр компаниясе инженеры К. Сименска Россиянең Санкт-Петербург шәһәрендә төзелгән компаниядә изоляцияләнгән чыбык һәм телеграф кабельләре ясау буенча эш алып барырга рөхсәт итүче таныклык бирелә. Бу көн Россиянең кабель сәнәгате оешкан көн дип санала, шулай итеп аның тарихы 140 елдан артык дәвам итә.

Сугыш беткән көн

1922 елның бу көнендә Россиядә Гражданнар сугышы тәмамлана. Биш ел барган бу сугыштан соң ил җимереклек эчендә кала. Россия Эстония, Латвия, Литва, Польша, Белоруссия, Көнбатыш Украина, Бессарабия һәм Әрмәнстанның бер өлешен югалта. 13 миллионнан артык кеше үлә. Халык хуҗалыгына килгән зыян 50 миллион алтын сум белән исәпләнә.

Могҗизалар кыры

33 ел элек (1990) «Могҗизалар кыры» беренче тапкыр эфирга чыга. Башта программаны Владислав Листьев алып бара, ә 1991 елның 1 ноябреннән аның алып баручысы – Леонид Якубович. Бу – «Колесо Фортуны» дип аталган Америка программасының аналогы.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү