«Безне йокыдан уяттыгыз!» Казаннан киткән милли десант татарлар яшәгән төбәкләрне урап кайтты

Чит төбәкләрдә моңа кадәр эшне нидән башларга яки ничек дәвам иттерергә икән дип аптырап яткан милләттәшләребез үз юлларын тапканнар, юнәлешләрен ачыклаганнар дигән сүз инде бу. «Җаек (Урал) елгасы бассейны татарлары: тарих һәм хәзерге заман» IX Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумына нәтиҗә ясаганда бу фикер еш әйтелде. Мондый яктылык Бөтендөнья татар конгрессының Альберт Борһанов җитәкчелегендәге төбәкне өйрәнүчеләр оешмасыннан делегация  килгәч пәйда булган.

Чаба поезд, чаба…

Бу милли хәрәкәтне поезд белән чагыштыручылар да булды. Чыннан да, ошаган икән шул. Казаннан киткән десант, төрле тукталышларда туктый-туктый, газиз җиребезне ураган да ураган. Берәүләре төшеп калган (дөнья мәшәкате дә гел чабудан тартып тора бит), икенчеләре, киресенчә, менеп утырып, олы юлын берәр шәһәрдән башлаган. Шулай итеп, делегация составы да гел алышынып торган. Татарстаннан тыш, Россиянең Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия республикаларыннан, бик күп шәһәрләреннән, Казахстаннан төрле белгечләр катнашкан. Нәтиҗә ясарга килгән кунакларның да, онлайн катнашучыларның да (алар 40тан артык кеше иде) авызында бер сүз: без әле һаман шул хисләр белән яшибез. Арада нинди генә һөнәр ияләре юк: галимнәр, эшмәкәрләр, сәнгать әһелләре, язучылар, журналистлар, татар оешмалары вәкилләре… Барысының да – үз эше. Берәүләр тарих эзләренә басарга тырыша, икенчеләре татар әдәбияты һәм сәнгатен терелтә, өченчеләре бар булганны халыкка җиткерә, тәҗрибә уртаклаша. Альберт Әхмәтҗанович әйтүенчә, болар барысы да һәм берьюлы кирәк.

– Галимнәр генә булса, алар фәнни эшләрне генә күздә тотар иде.  Гади халык бу хакта белми дә калырга мөмкин. Чит төбәкләрдә яшәгән милләттәшебез татар моңын, шагыйрь сүзләрен ишетеп, тарихны да белеп торса, без үткәргән чаралар күпкә үтемлерәк була. Ә журналистларның исә үзләренә аерым миссиясе: алар татар дөньясындагы бу яңалыкларны бар җиһанга  җиткерә. Кыскасы, юнәлешләр бик төрле. Без инде 2015 елдан бирле эшләп киләбез. Соңгы биш елда гына да 208 конференция, 9 форум үткәрдек. Баштарак беренче чиратта татар тарихына игътибар итә идек. Хәзер табигать байлыклары, архитектура объектлары, кабер ташлары, хәтта борынгы чишмәләргә кадәр күз уңында тотабыз. Шул ук вакытта юкка чыккан авылларны да барлыйбыз. Монысы башка мондый хәл килеп чыкмасын өчен кирәк, – диде ул.

Нәтиҗә ясар чак

Аңлашыла ки, мондый сөйләшүнең үзәгендә – татар язмышы. Бәхәсләргә дә урын табыла.

– Милли хәрәкәтнең бигрәк тә чит өлкәләрдәге татар авыллары буйлап йөрүе – бик күркәм күренеш, – дип башлады сүзен Бөтендөнья татар конгрессының беренче рәисе Индүс Таһиров. – Чөнки авыл татарны саклап калачак.

Профессор Хатыйп Миңнегулов исә бу сүзләргә азрак өстәмә кертте:

– Авыл, чыннан да, татарлыкны саклый. Әмма хәзер милләттәшләребезнең төп өлеше шәһәрләрдә яши. Алар белән дә  эшләргә кирәк. Ә менә ничек эшләргә? Монысы – икенче мәсьәлә. Үзебезне кайгыртмасак, безне беркем дә кайгыртмас. Күпме үзгәрешләр кичердек бит. Элек, хәтерлисездер, Чиләбе өлкәсендәге авылларда татар мәктәпләре гөрләп тора иде. Хәзер ул якларга барсаң,  авыр сулап куярга гына туры килә. Хәер, ерак барасы түгел. Татарстан шәһәрләрендә әле күптән түгел генә татар-төрек лицейлары эшләде. Барысы да юкка чыкты. Бу мәсьәләне кузгатуым юкка түгел: беренче чиратта милли мәгариф турында уйларга кирәк. Мәктәпләребезне торгыза алсак, киләчәгебез өметле булыр иде.

«Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире  Вахит Имамов  форум кысасында татар җирләрен үз күзләре белән күреп барлап кайткан.

– Татарларның бөтен Россия буйлап йөри алулары – үзе бер гаҗәеп күренеш, – дип фикерләрен җиткерде ул. – Әйтегез әле, кайсы милләт бөтен ил буйлап шулай үзен хуҗа итеп сизеп йөри ала? Бары тик татарлар гына. Чөнки без йөргән төбәкләрнең барысында да бабаларыбыз яшәгән.

Татарстаннан бер төркем язучы турыдан-туры Муса Җәлилнең туган авылы – Оренбург өлкәсендәге Мостафа авылы тукталышына юл тоткан. Сере дә бар. Алар герой-шагыйрьнең кызы, Санкт-Петербургта яшәүче Люция апаны беренче тапкыр әтисенең туган җиренә алып кайтканнар.

– Оренбург, ниһаять, Җәлилнең кызын күрде. Без моны эшләргә тиеш идек. Битарафлыгыбыз аркасында, Мусаның бер мәхәббәт җимешен – Альберт абыйны эзсез югалттык. Бу – татарның тирән бер ярасы, – дип дәвам итте Вахит Имамов бу җәһәттән. Аңа «Мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон кушылды.

– Шунысы күңелне сөендерә: безнең татарга ни сорасалар, шуны бирәләр. Әмма көендергән ягы да бар: шул биргәнне кулыбызда тота алмыйбыз. Мәсәлән, мәчетләр белән шундый хәл. Татарларга атап төзиләр, ә анда бөтенләй башка  халыклар йөри башлый. Кыскасы, бердәмлек җитеп бетми бездә. Дөрес әйтәсез,  күбрәк йөрергә кирәк. Чит җирләр түгел бит, кайчандыр татар байлары гөрләтеп яшәгән төбәкләр. Люция апаны Санкт-Петербургта күреп кайткан идек. Әтисенең туган җирендә без аны бөтенләй яңа яктан ачтык. Бар кешене сокландырып та, гаҗәпләндереп тә, зиратка барып, әби-бабаларына дога укыды. Әтисенең рухы алдында баш иеп кайтты ул. Үзе дә бик канәгать калгандыр дип уйлыйм. Люция апа гел татарча гына сөйләшкәч, Ырынбурда яшәүче милләттәшләребез арасында, безгә дә өйрәнергә кирәк, оят бит, дип әйтүчеләр дә булды.

Әлбәттә инде, киләсе елга планнар турында да сөйләштеләр түгәрәк өстәл янында:

– Ни кызганыч, татар тарихы ярылып ята торган җирләрдә институтлар юк. Төбәкчеләр бу җәһәттән нык ярдәм итә. Әйтергә кирәк, безнең бу милли хәрәкәтебез институт дәрәҗәсенә күтәрелде. Хәзер инде 2030 елда булачак халык саны алу кампаниясенә әзерләнәбез. Төбәкләрдә мондый чаралар үткәрү җиңел генә бирелми. Башта губернаторның ризалыгын алырга кирәк. Аннан татар оешмалары белән элемтәгә чыгып, планнар төзергә. Киләсе елда Сарытау, Волгоград якларындагы милләттәшләрне барларга исәп. Шунысы куанычлы: кая гына барсак та, без ялгыз түгел, татарның үз сүзен әйтерлек шәхесләре, ярдәм кулы сузарлык эшмәкәрләре бар, – диде Бөтендөнья татар конгрессы  җитәкчесе Данис Шакиров бу җәһәттән.

Җаек елгасында IX Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашучылар милләттәшләребез яшәгән түбәндәге шәһәр-авылларда булды.

Башкортстан Республикасы:

Кырмыскалы районы Шәйморатов авылы;

Баймак шәһәре.

Чиләбе өлкәсе:

Магнитогорск шәһәре.

Оренбург өлкәсе:

Оренбург шәһәре;

Саракташ районы Черный Отрог авылы;

Сакмар районы Татар Каргалысы авылы;

Шарлык районы  Мостафа авылы;

Казахстан Республикасы:

Җаек шәһәре;

Атырау өлкәсе Сарайчык музей-тыюлыгы

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү