«Көтәр кешең барын онытма!» Махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан егетләрнең хәлләрен белешеп торалар

«Фронттагы тормышка ияләштек – бар да тәртип». Махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан егетләр хәлләрен белешүчеләргә әнә шулай кыска гына җавап кайтара. Зарланмыйлар, үзләренә һәм гаиләләренә ярдәм итүләрен беләләр. Район башлыклары белән дә һәрдаим очрашып торалар.

Кайбыч 

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның ялга кайткан хәрбиләр белән беренче генә очрашуы түгел инде. Бу юлы чара артык тантаналарсыз, ихластан сөйләшү рәвешендә узды. Егетләрне нәрсә борчый? Нәрсә җитми? Сәламәтлекләре ничек? Шундыйрак рухтагы сорауларга җавапны кыска тотты хәрбиләр. «Анда киткәнгә елдан артты. Ул арада фронттагы тормышка ияләштек – бар да тәртип», – дип чикләнделәр.

Альберт Рәхмәтуллин исә аларның үзләренә дә, гаиләләренә дә кирәкле ярдәмне оештырырга һәрвакыт әзер булуларын әйтте.

– Ничек кирәк, шулай ярдәм итәрбез. Район эшмәкәрләре, авыл җирлеге башлыклары, мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары инде берничә мәртәбә гуманитар ярдәм җыюны оештырды. Махсус хәрби операция зонасына 100 тонналап урман материаллары, машиналар, хәрби җиһазлар һәм башка кирәк-ярак җибәрелде. Киләчәктә дә мөмкинлегебез булган кадәр ярдәм җибәреп торырга ниятлибез, – диде ул. – Иң мөһиме – үзегезне саклагыз. Сезне зарыгып көтеп торучылар барлыгын онытмагыз!

Бөгелмә 

Бөгелмә мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе»дә «Алга» батальоны взводының командиры Артем Малючевны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләделәр. Әлеге тантана хәрбинең ялга кайткан чагына туры килгән.

– Әлеге зур бүләк махсус хәрби операция барышында күрсәтелгән батырлык өчен бирелә. Гомумән, Бөгелмә хәрбиләре бурычларын бик яхшы үтиләр. Горурланабыз!» – диде район башлыгы Линар Закиров.

Чаллы 

Автокала мэры Наил Мәһдиев ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашуын «Шатлык» яшьләр үзәгендә уздырды.

– Сез шактый катлаулы хәрби бурычыгызны үтәсәгез, без, үз чиратыбызда, сезнең алда булган бурычларыбызны үтәргә тырышабыз, – дип мөрәҗәгать итте ул очрашуга килгән егетләргә.

Мәһдиев Чаллыдагы ярдәм чаралары турында да сөйләде. Шәһәр Лисичанскидан килгән балаларның лагерьлардагы ялын да, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итүне дә, күптән түгел әни булган хәрбиләрнең хатыннарына адреслы ярдәм итүне дә оештыра.

– Часть командирлары шәһәр администрациясенә өстәмә техник җиһазландыруга кагылышлы үтенечләр белән мөрәҗәгать итә. Барлык үтенечләр дә оператив рәвештә карала, – диде Мәһдиев.

Апас 

Апас урта мәктәбенең 8 «Б» сыйныфы укучысы Александра Харитонова бу көнне әле озак кына хәтерендә саклар. Яз көне узган «Солдатка хат» акциясендә катнашып, махсус хәрби операция зонасына хат юллый ул. Ә күптән түгел шушы хатны алып, талисман итеп саклаган Рәмис Фәсхетдинов Александра янына кунакка килә.

– Хатта язган сүзләрең йөрәгемә тиде… Вакыт чыккан саен алып укыдым шуны. Сезнең сүзләр күңелдәге ышанычны арттыра. Без һичшиксез җиңәчәкбез! – диде хәрби.

Рәмис буш кул белән кайтмаган: хат авторына йомшак уенчык бүләк итте ул.

– Ватанны саклаучы һәр солдат якыннары янына исән-имин кайтып җитсен иде! – дип тели Александра.

Түбән Кама

Түбән Камадан чиратта гуманитар йөк төялгән машина юлга чыкты. Бу юлы ул Рубежное шәһәрендәге госпитальгә һәм Донецкидагы инвалидлар йортына китте. Җылы кием-салым, урын-җир, көндәлек кирәк-ярак, азык-төлек, балалар уенчыклары – район халкы җәмгысы 1,5 тонна гуманитар ярдәм җыйган.

Түбән Каманың 6, 7, 8 микрорайоннарының территориаль иҗтимагый үзидарә советлары рәисе Лариса Орлова сүзләренчә, гуманитар ярдәм атна саен диярлек госпитальгә һәм махсус хәрби операция зонасына җибәрелә.

– Аны Түбән Каманың битараф булмаган кешеләре җыя. Шулай ук «Гуманитарка Татарстан. Нижнекамск» волонтерлык хәрәкәте вәкилләре дә актив катнаша. Мәгариф учреждениеләре дә, авыл җирлекләре дә бу эштән читтә калмый. Ярдәмне тиз җыябыз һәм шундук җибәрәбез, – ди ул.

Аеруча актив катнашучы гаиләләр дә бар. Әйтик, Галина Мишагина күп итеп җылы оекбашлар бәйли.

– Узган сезонда 350 пар оекбаш бәйләгән идем, быел – 210 пар. Олылар өчен дә, балалар өчен дә ярый торганнарны бәйлим, – ди ул.

Фотода: Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган егетләрнең әти-әниләренә, өйләренә барып, даими рәвештә игътибар күрсәтергә тырыша. Шушы көннәрдә ул хәрби операция зонасына чираттагы сәфәреннән кайтты. Рәмис Сафиулловның мондый сәфәрләре 20дән артып киткән инде.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү