Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр: «Рухландырып торуыгыз өчен бик зур рәхмәт!»

«Сез безгә бик кирәк!» Район җитәкчеләренең махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашуларында иң еш яңгыраган сүзләр бу. Хәрбиләрне һәм аларның якыннарын нәрсә борчый? Кәефләре ничек? Без шуларны белештек.

Нурлат районы егетләре өчен дә җитәкчелек белән очрашу традициягә әйләнгән. Аның чираттагысы узган атнада булды. Чәй өстәле янындагы очрашуда катнашкан «Матрос» позывнойлы солдат, район күрсәткән ярдәмне тоябыз, ди. Бу аның  икенче мәртәбә ялга кайтуы икән.

– Махсус хәрби операция зонасына китү белән, балаларым бакчага һәм төрле түгәрәкләргә бушлай йөри башлады. Сөендем, билгеле. Гомумән, якташлар ярдәмен тоябыз без. Алар җибәргән күчтәнәчләр, кирәк-яраклар да килеп җитә. Аеруча ризыклары өйгә алып кайткандай итә, – дип сөйли хәрби.

«Ингуш» позывнойлы солдатның исә күкрәгендә «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале ялтырый.

– Без шәһәргә кергән һәм чыккан машиналарны тикшереп торабыз. Медальне тыелган матдәләр ташучыларны тоткарлаган өчен тапшырдылар, – дип уртаклашты ул.

Егетләр һәрвакыттагыча зарлануны белми. Киресенчә, «Җиңәчәкбез!» – дип, күңелләрдә өмет уяталар.

Район башлыгы Дамир Ишкинеев исә нурлатлылар арасында контракт нигезендә хезмәткә баручыларның күп булуын әйтте. Егетләргә исә тиз арада әйләнеп кайтырга теләде.

– Сез безгә бик кирәк! Үзегезне саклагыз. Без сезне бик көтәбез, – диде ул.

Зәйдәге очрашуны район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Петр Уразайкин уздырды. Беренче эш итеп, мобилизацияләнгән ир-егетләргә һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде ул. Бу өлкәдә шактый көч куючы активистларны да игътибарсыз калдырмады.

Очрашу барышында махсус хәрби операциягә Зәйдән киткән бер егетнең «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнүе билгеле булды. Петр Уразайкин әлеге зур бүләкне хәрбинең тормыш иптәше Еленага тапшырды.

– Ирегезгә күрсәткән ярдәмегез, аны рухландырып торуыгыз өчен бик зур рәхмәт! Ил алдындагы хәрби бурычын үтәгәндә аның өчен шуннан да мөһимрәк нәрсә юктыр, – диде ул.

Менделеевск районының Татар Чаллысы авылы клубында да булды мондый очрашу. Ике атналык ялга кайткан егетләр авылдашларына махсус хәрби операция зонасындагы хәлләр, авылдан килгән хатларның, якташлары җибәргән күчтәнәчләрнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде. Балалар аларны аеруча зур игътибар белән тыңлады, сорауларына җаваплар таба алды.

Соңыннан авылдагы халык ансамбленә йөрүчеләр егетләргә үзләре үргән маскировка челтәрләрен тапшырды.

Ул арада Яшел Үзән районының Әйшә авыл җирлеге башлыгы Радик Галәвиев махсус хәрби операциягә киткән. Бу турыда район хакимиятенең «Телеграм»дагы каналында хәбәр ителә.

57 яшьлек авыл җирлеге башлыгы хәрби контрактны сентябрь башында төзегән. «Ул – чын җитәкче һәм патриот. Хәрби операция зонасына барырга карар кылды, миңа үз фикерен үзе әйтте, мин аның карарын хупладым», – ди Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Лилия Гыймазова

 

Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Татарстанда 3 бертуган махсус хәрби операция зонасына үз теләкләре белән китәргә булган

 


Фикер өстәү