Татарстанда 3 бертуган махсус хәрби операция зонасына үз теләкләре белән китәргә булган

Әлеге гаиләдә  биш бала – дүрт ул, бер кыз үскән. Алар кечкенәдән үк бер-берсенә ярдәмләшеп, терәк булып үскәннәр. Кече энеләре солдаттан кайткач, контаркт буенча хезмәт итәргә карар кылган. Хәзер ике абыйсы ныклап уйлап, бергә җиңелрәк булыр дип, аның янына китәргә булганнар. Бу хакта zainsk-inform.ru хәбәр итә.

— Мин Зәйдә туып үстем. Армия хезмәтен взвод командиры урынбасары булып Мәскәү өлкәсендә үттем. Армиягә дә үзем теләп киттем, мәктәпне тәмамлауга, хәрби комиссариатка килеп, Ватан алдында бурычымны үтәргә теләгемне белдердем.  Сержантлар мәктәбен бик яхшыга тәмамладым. Һөнәрем буенча мин машина йөртүче. Энебез отпускага кайткач, барыбыз да бергә булырбыз, өчәү җиңелрәк булыр дип сөйләштек. Без бер частьтә хезмәт итәчәкбез.  Акчасына кызыгып китмибез, — ди контракт буенча хезмәткә китүче егет.

Энеләре частьләре комплектлашкан булса да, абыйларына үзе янында урын тапкан. Ул хәзер аларның килүләрен көтә.

—  Әлеге егетләр күпләргә үрнәк булып тора. Армия хезмәтен взвод командиры урынбасары  дәрәҗәсендә узу бу инде күп нәрсә турында сөйли. Мондыйлар армиядә күп түгел. Офицер булмаганда, бу вазифа аларга төшә, — ди хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.

Гаиләдәге икенче егет гаиләле, гаиләсе  башта бик риза булмаса да, аның бу карарын кабул иткәннәр.

Әлеге егетләр спорт белән шөгыльләнеп ныклы бәдәнле булып үскәннәр. Көрәш, самбо белән шөгыльләнеп, ярышларда катнашып, җиңүләр яулаганнар. Әти-әни безне бер-берегезне ташламагыз, яклагыз дип үстерде, диләр.

— Кайберәүләр безгә бу сезгә нигә кирәк, ник барасыз, дигән мәгънәсез сорау бирәләр. Ә бездән башка кем?! Барыбыз да шулай дип әйтсәк, кем илне яклар һәм саклар?! Мин андыйларны аңламыйм. Диванда утырганчы, хәрби егетләргә ярдәм итәргә кирәк, — ди контракт буенча китүче егет.

Менә шундый гади гаиләдә үскән малайлар. Алар ил сагына басуны, махсус хәрби операция зонасына китүне курыкмыйча кабул иткәннәр. Шундый батыр егетләр булганда, Россия җиңелмәс.

Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

 


Фикер өстәү