Ангинадан коткара торган 4 ЫСУЛ

Чөгендер суы. Моның өчен чөгендерне вак тишекле угычта уып, суын чыгаралар. 1 стакан чөгендер суына 1 аш кашыгы серкә (эссенциясен түгел!) өстиләр. Көненә 5–6 тапкыр тамакны чайкыйлар, бер йөтым эчеп җибәрү дә зыянсыз.

Суган кабыгы саркындысы белән чайкау. 3 чәй кашыгы суган кабыгын 0,5 л суга салып кайнатырга, 4 сәгать төнәткәч, сөзәргә.

Сарымсак төнәтмәсе белән чайкау. Чистарткан һәм ваклаган 100 г сарымсакка бүлмә температурасындагы 100 мл кайнаган су салып, өстен томалап 5–6 сәгать тотарга (24 сәгать тотарга да ярый). Шуннан соң сөзеп, җылымса көенчә тамакны чайкарга.

– Тамакны һәм авызны бал болгаткан су белән чайкау. Тамак бизләренең шешен кайтара, эренле шешләрне бетерә.


Фикер өстәү