Сабыйның кулын саклап калган Татарстан хирургы Россия Рекордлар китабына кертелгән

Казан табибы – балалар хирургы Дмитрий Осипов яңа туган сабыйның кан тамырына операция ясап, рекорд куйган. Хирургның казанышын Россия Рекорлар китабына керткәннәр. Әйтергә кирәк, табибның шундый икенче казанышы икән инде бу. “Татар-информ” хәбәрчесенә ДРКБ матбугат хезмәтеннән шул хакта сөйләгәннәр.
Сентябрьдә балалар республика клиник хастаханәсендә 1 ай да 9 көнлек нарасыйга ашыгыч төстә операция ясаганнар. Кызчыкның уң инбашы артериясендә аневризма (кан тамырының бүлтәеп чыгуы) булган.
Сабыйның әнисе, шешне күргәч, кичекмәстән участок педиатрына мөрәҗәгать иткән. Табиб нарасыйны әнисе белән ДРКБга тикшеренүгә җибәргән. Республика клиник хастаханәсе медиклары баланың уң иңбашындагы артериясендә шешкә охшаш әйбер тапкан.

Табиблар әйтүенчә, хастаханәдә сабыйның шеше үскән. Шуңа күрә ашыгыч төстә операция ясарга карар ителгән. Шешнең, шартлап, кан тамырын томалау куркынычы барлыкка килгән чөнки.

Шунысы кызык: дөньяда кул-аякларның кан тамырларында аневризма белән тууның нибары 45ләп очрагы теркәлгән. Ә нәкъ менә иңбаш артериясендәге аневризма очрагы нибары 14 булган. Олы кешенең иңбашындагы артериясе диаметры – биш миллиметр чамасы, ә сабыйныкы – аннан күпкә кечкенә. Дөнья рекорды Америкада куелган: биредәге медицина үзәгендә тумыштан шундый авырулы 6 айлык балага операция ясаган булганнар.

Медицина оешмасының матбугат хезмәтеннән әйтүләренчә, хәзер соңгы ике рекордны ДРКБ һәм доктор Осипов куйган. Хирургның казанышы Россия Рекордлар китабына кертелгән.
Шулай итеп, табиб ике баланың – 3,820 г авырлыктагы бер айлык сабыйның һәм биш кило авырлыктагы Рәлинәнең кулын саклап калган. Алар дөньяда табиб ярдәмендә куллары саклап калынган иң нәни пациентларга әйләнгән.


Фикер өстәү