Интернатта баланы җәберләү очрагы буенча җинаять эше кузгатканнар

Россия Тикшерү комитеты мәгълүмат үзәгенә Рязань өлкәсендәге интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләрне җәберләү, 14 яшьлек кыз һәм 15 яшьлек малайның зыян күрүе турында мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгать авторы раславынча, балаларны каһәрләү дәвам итә. Бу хакта “МК” яза.

Тикшерү комитетының төбәк идарәсе бер очрак буенча җинаять эше кузгаткан. Икенче очрак буенча җинаять эше кузгатудан баш тартылган. Өченче очрак буенча тикшерү оештырылган.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин төбәк идарәсе башлыгы Владимир Никешкинга җинаять эшләрен тикшерүнең, тикшерүләр үткәрүнең барышын һәм нәтиҗәләрен җиткерергә кушкан.


Фикер өстәү